Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда гөлстанчылар яшь каләмчеләр белән очрашты

Төбәкне өйрәнү музеенда «Гөлстан» әдәби берләшмәсе белән 7 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Кашапова җитәкчелегендәге «Туган як» әдәби түгәрәгенең очрашуы узды.

Музей хезмәткәре Гөлфия Мостафина «Гөлстан»га нигез салган олпат язучылар, музейда сакланучы аларның ядкәрләре һәм китаплары белән таныштырып үтте, кичәне җанлы итеп алып барды.

Гөлстанчылар Резеда Шәрипова, Сәрвәр Хәнипова, Халидә Галимова укучыларга шигырьләрен укыдылар. Яшь каләмчеләр дә үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Өлкән шагыйрәләр аларга киңәшләрен бирделәр.

Бөтендөнья татар Конгрессының Азнакай җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөлхия Миңнеханова республикабызда игълан ителгән әдәби бәйгеләр хакында сөйләде, укучыларны да анда катнашырга чакырды.

Музейда якташ язучыларыбызның китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев