Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай лицеенда шагыйрә Алинә Хисамиеваны күкнең җиденче катына күтәргәннәр

Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда шагыйрә Алинә Хисамиева иҗатына багышланган кичә узды.

Алинә Хисамиева аннан зур тәэсирләр алган, укучыларның туган телебезне камил белүләренә, күрсәтелгән ихтирам-хөрмәткә шаккаткан.

– Татар теле дәресе форматында гына үткәреләсе чарадыр дип барсам, андагы коллективның тырышлыгына, балаларның камил татарча җырлый, сөйли алуларына таң калып кайттым. Ишек төбеннән үк чәк-чәкләр тотып, сабыйлар: “Исәнмесез, Алинә апа”, – дип каршы алдылар. Кичә үтәсе бүлмәне матур шарлар, минем биографиям язылган махсус открыткалар, шигырьләрем басылган газет-журналлар, китаплар белән бизәп куйганнар. Шигырьләремне сөйләгәндә, ичмасам берәрсе генә булса да ялгышсын, йә әзерлексез, сәнгатьсез сөйләсен... Ю-у-уук, 4 нче лицейга хас сыйфат түгел икән бу! Беренчедән рус мәктәбе, икенчедән физмат юнәлешен әйдәп баручы лицей, ә ничек яхшы туган телебезне беләләр! Тематикасына туры китереп, керпесен дә тапканнар, көрәген дә, күбәләген дә, татарның милли киемен дә! Укытучыларның, инде бер ай элек минем белән әңгәмә корып куйган мөгаллим-китапханәче Гөлназ Миннәхмәт кызының, директор урынбасары Алсу Сәгыйтовнаның һәм мәктәп директоры Илмир Нашатовичның югары профессиональ дәрәҗәсе һәм укучыларның туган телебезне, туган ягыбызны чын мәгънәсендә ихтирам итүе инде бу! Күкнең җиденче катында булдым, әле һаман төшем җитеп булмый”, - ди Алина Хисамиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев