Янәшәңдәгеләрне кайгырт!
ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК

Янәшәңдәгеләрне кайгырт!

3 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә

Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк! Бигрәк тә физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны онытмыйк.

Мәсәлән, аларга районыбызның «Маяк» газетасына язылу бүләк итеп була. Әлеге хәйрия акциясендә һәркем катнаша ала. Азнакайның 6 нчы мәктәп рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Әхмәрова да акциядә катнашмый калмады. Балалар белән эшләүче кешенең күңелендә яктылык һәм изге ният яшәве бигрәк тә куандыра.

– Инвалидлар декадасы уңаеннан мин шушындый саваплы эш эшләргә теләдем. Үзеңне генә түгел, башкаларны да кайгыртырга кирәк бит. Һәркемнең кулыннан килә ул, бары теләк кенә булсын, – диде Алия Мәгъсүм кызы, газетага язылу квитанциясен тутырган арада.


Нет комментариев