Мондый маска коры бит тиресен дымландырырга һәм туклыклы матдәләр белән баетырга ярдәм итә.
Чистартылган бананны савытка салып, әйбәтләп изегез. Аңа 2 чәй кашыгы каймак, бераз бал өстәгез, яхшылап болгатыгыз. Масканы чиста биткә сылагыз. 10-15 минут тотканнан соң, җылы су белән масканы юып төшерегез.
Маска тирене дымландыра һәм җыерчыкларны да бетерергә ярдәм итә. Мондый маска шулай ук бит тиресен шомарта, йомшарта, битнең төсен дә яхшырта.
автор фотосы
Нет комментариев