Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Һәр авырудан котылу өчен үз согы бар

Соклар ярдәмендә организмга ярдәм итеп була.

ЯШЬ АРТУ БЕЛӘН БӘЙЛЕ КӨЙСЕЗЛЕКЛӘР

Камыр җиләге согы – кан әйләнешен яхшырта, йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итә, матдәләр алмашын җайлый. Сарымсак, аю суганы согы – кан әйләнешен яхшырта, атеросклеротик күренешләрне йомшарта, кан басымын җайга сала.
БАШКА КАН КҮП КИЛҮ
Менъяфрак согы – авыртуларны баса, тынычландыра. Камыр җиләге согы кан әйләнешен яхшырта.
КАН ЯСАУЧЫЛАР
Шпинат согында кан ясаучы фолий кислотасы витамины күп.
СИДЕК КУЫГЫНДАГЫ КАТАР
Наратбаш (полевой хвощ) согы – күзәнәкләрне ныгыта. Каен суы – бөер юлларын чистарта, ялкынсынуны булдырмый. Петрушка согы – бөер эшчәнлеген яхшырта.

ЭЧ ЙОМШАРГАНДА
Әчегән (тозлы) кәбестә согы – эчәкләрнең флорасын яхшырта.
АРТРИТ
Каен суы – холестерин күләмен җайлый, каннан сидек кислотасын куарга ярдәм итә. Керән дистилляты – бөерләрдә кан әйләнешен яхшырта.
ОЛЫ ЯШЬТӘГЕЛӘРГӘ ФАЙДА БИРҮЧЕ ЧАРАЛАР
Артишок согы – холестерин дәрәҗәсен көйли, бавыр эшчәнлеген яхшырта.
ТӘН ЧАБАРУ (инфекцияле булмаганда)
Кычыткан согы – матдәләр алмашына йогынты ясый. Тузганак чәчәге һәм сельдерей соклары – шлакларны чыгара.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев