Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Нинди буяу сайларга?

​​​​​​​Яз – ул өйне, ихата тирәсен чистарту, төзекләндерү һәм матурлау чоры. Күпләр ремонт эшенә тотына. Дөнья чәчәкләрнең генә түгел, буяларның да салават төсләренә күмелә. Өй эчендә һәм тышында нинди буяулар кулланырга?

Әлеге сорауга хуҗалык товарлары кибете хуҗасы Фәндәрия Җиһангирова җавап бирде:

– Обойлар тиз пычрана, мебель тигән җирләре кыршыла. Хәзер стеналарны да, хәтта обойларны да буяу модага керде.

Җитештерүчесе билгесез арзан хаклы буяуларга кызыгырга киңәш итмәс идем. Андагы зыянлы матдәләр сәламәтлек өчен куркыныч. Бина эчендә ремонт эшләрен башкару өчен экспертлар ике типтагы буяулар тәкъдим итәләр: алкид (алар майлы, әлифле, тонык, ярымтонык, ялтыравык, эмальле, лаклы була); эмульсион (алар поливинилацетат, акрил, силикат һәм силикон була).

Бина эченә сулы нигездәге буяулар яхшы, чөнки алар тиз кибә, иссез, колор кушып, төрле төсләр тудырырга мөмкин.

Койма – йортның визит карточкасы. Тимер конструкцияләрне башта грунтовка белән эшкәртеп, махсус эмаль белән буярга кирәк, алар коррозиядән дә саклый, озак вакыт төсен дә югалтмый. Агачка теләсә-нинди буяу бара. Урам якта буяганда җилсез, коры, болытлырак көнне сайларга тырышыгыз.

 

Буяуларны сез Пушкин ур..14 адресы буенча урнашкан күпләп сату базасындагы “Максат” хуҗалык товарлары кибетләреннән ала аласыз. Киң төрдә ассортимент. Шулай ук биредә бакчачылар, хуҗалык, йорт өчен дә барлык кирәк-яраклар, савыт-саба һәм башка күпсанлы хуҗалык товарлары сатыла. Белешмәләр өчен тел. 8-917-852-66-50.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев