Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кызыл тукранбаш - файдалы үсемлек

Халык медицинасында тукранбашның (клевер) чәчәкләре һәм яфраклары кулланыла.

Бу усемлектә сапонин, кумарин, кальций, тимер, натрий, каротин бар. Шулай ук тукранбашта хатын-кыз сәләмәтлегенә кирәкле А, В, С, Е, К витаминнары бар. Ул – атеросклероздан менә дигән дару. Кандагы холестеринның күләмен төшерә алу да – тукранбашның асыл сыйфаты. Ул стенокардияне дә, салкын тиюне дә дәвалый ала. Тукранбаш төнәтмәсе бронхит белән трахеит вакытында да яхшы нәтиҗәләр бирә. Тукранбаш кайнатмасы артрит һәм подагра вакытындагы авыртуны да киметә ала. Шулай ук бу үсемлек хатын-кызларга менопауза кризисын җиңел генә узарга ярдәм итә.

Дәвалану өчен тукранбашның яфраклары һәм чәчәкләре кулланыла. Яфракларын үсемлек чәчәк ата башлаганчы – май аенда әзерләп куярга кирәк. Чәчәкләрен исә алар тулысынча ачылып беткәч җыялар. Бу вакыт гадәттә июньнән августка кадәр дәвам итә.

Тукранбаш төнәтмәсе белән шулай ук пешкән җирләрне, үлекле яраларны, сызлаган буыннарны, ревматизмны дәвалыйлар. 3 аш кашыгы тукранбаш үләнен чиста марляга бәйләп, кайнар суда пешеклиләр. Бераз суынгач (тәнне пешермәслек булырга тиеш), кайнар килеш буынга ябып, бәйләп куялар.

Салкын тиеп тамак авыртканда, йөткергәндә тукранбашны төнәтмәсен кулланалар. Аның өчен 1 аш кашыгы тукранбаш чәчәкләренә 200 мл кайнар су салып, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр. Яңадан төнәтмәне сөзеп алалар. Ашар алдынан ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр чирек стакан күләмендә эчәләр.

Цистит борчыганда да бу үсемлек файда итә. Төнәтмә ясар өчен 1 аш кашыгы чәчәкләрне 0,5 литр су белән кайнатып чыгарырга кирәк. Бу төнәтмәне 2 сәгать саен 3 аш кашыгы эчәләр.

Азканлылыктан да тукранбаш төнәтмәсенең файдасы билгеле. Аның өчен 1 стакан кайнар суда 3 аш кашыгы тукранбаш чәчәген төнәтергә кирәк. Көнгә 4 тапкыр ашар алдыннан 20 минут кала чирек стакан күләмендә кулланалар.

Күбрәк күләмдә кулланган очракта җиңелчә күңел болгану һәм баш авыртуы күзәтелергә мөмкин.

Варикоз һәм тромбофлебит булган вакытта тукранбашны куллану тыела.

Кулланыр алдыннан дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

фото автора

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев