Гриппны, кискен респератор авыруларны кисәтү өчен халык медицинасы рецептлары
Профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Аларның составында булган фитонцидлар грипп вирусына каршы тора ала.
* Вак угычта кишер кырыгыз. Сыгып алынган кишер суына 1:1 исәбеннән зәйтүн мае һәм 2-3 тамчы сарымсак согы кушыгыз. Барлыкка килгән катнашманы борынга көненә өч мәртәбә икешәр тамчы тамызырга кирәк.
* 4 аш кашыгы вак итеп туралган суганга 0.5 стакан җылы кайнаган су салырга, бер чәй калагы бал кушып, 30 минут тотарга. Катнашманы көненә 3 мәртәбә икешәр тамчы борынга салу файдалы булыр.
* 2 чәй кашыгы бал һәм 2 чәй кашыгы чөгендер суын кушып болгатырга кирәк. Көненә өч тапкыр борынга өчәр тамчы салу кирәк.
* Тигез өлештә алынган гөлҗимеш, кычыткан, чамбырны (чабрец) ваклап, 2 стакан салкын су кушып 3 минут кайнатырга һәм 1 сәгать төнәтергә тиешле. Ашаганнан соң, җылы килеш көненә 2 тапкыр яртышар стакан бал белән эчәргә киңәш ителә.
Авыруны кисәтүнең өстәмә чаралары: борынны сабын, марганцовка, фурацилин, сода эретмәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдырырга кирәк.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев