Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Балны ничек дөрес сайларга?

Балны май ахырында  ук аерта башларга мөмкин. Әмма тәҗрибәле умартачылар моны соңрак эшли.

14 августтан соң аертылган бал бөтен авырулардан дәва дип санала. 
Май аенда бал бик аз була, ул бары тик көннәр җылы торганда һәм яңгыр аз булганда гына җитешә. Әгәр явым-төшем артык күп булса, кортлар бал җыя  алмый һәм май аенда бал булмый. 
Балны җәйлектә дүрт тапкыр — май аенда, июнь азагында, июль урталарында һәм августта аерталар. Беренче булып сары акция бал бирә. Ул үзенчәлекле тәмгә һәм А витаминына ия. Шунлыктан, аллергия бирми һәм  балалар туклануы өчен дә, диабетиклар өчен дә яраклы дип санала. Июнь ахырына
 кандала үләне балын сата башлыйлар, җәй уртасында — юкә балын, ә августта-карабодай һәм рапс балын җыялар. Ә менә сентябрь аенда бал аертырга ярамый: бу чорда бал кортлары үзләренә кышлык ризык әзерлиләр.
Умарта ояларында җитлегеп өлгергән бал гына шифалы көчкә ия. 
Бал ачык төстә  булырга тиеш түгел. Балның исе аның сортына бәйле. Анда чит исләр сизелсә, шул исәптән җиләк — җимеш исе булса, бу очракта,  балда ясалма өстәмәләр кулланылган. 
Балның чынлыгын ничек итеп тикшереп була? Аны чәй калагына  агызып карарга кирәк, ул тигез, куе итеп агарга тиеш. Ялган продукт, киресенчә, кашыктан тиз агып бетә яки чәчери.
Иссез бал  шулай ук, ялган. 
Бал аертканнан соң бер ай гына сыек була,аннан  куера. Искәрмә буларак, акация һәм арчан балы. Калган сорт баллар вакыт узу белән кристаллашалар — бу табигый процесс.
Балны җылытырга ярамый, ул үзенең файдалы үзенчәлеген югалтачак. Балны саклау вакыты буенча бернинди чикләүләр дә юк.
Бал - ул милләт сәламәтлеге һәм ил байлыгы, аннан дөрес файдаланыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев