Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай хуҗабикәләре өчен файдалы киңәшләр

Укып карагыз әле, файдасы тими калмас.

* Ысланган казылыкның кабыгы начар чистартылса, аны 2-3 минут кайнар суда тотарга кирәк.
* Йомырка агын тизрәк күпертү өчен, бераз салкында тоталар.
* Иммунитетның тагын бер ярдәмчесе – әченән сөт ризыклары.
* Иммун системасы нык булсын дисәң, минераль матдәләр, беренче чиратта, цинк, магний, бакыр, тимер кирәк. Моның өчен диңгез ризыклары, чикләвекләр, көнбагыш төшләре, ярмалар, шулай ук шоколад белән какао куллану кирәк.
* Шулпага тозны ит белән бергә салмагыз. Тоз итнең туклыклы матдәләрен шулпага тизрәк чыгара, итнең тәме бетә, ул озаграк пешә. Шуңа күрә ашка тозны ит пешеп чыгар алдыннан гына салырга кирәк.
* Чүпрәгә изгән әче камырны суыткычта берничә тәүлек сакларга мөмкин, тик камыр өстенә аз гына он сибеп куярга кирәк.
* Суган әрчегәндә күз яше агызасыгыз килмәсә, пычак очына икмәк йомшагы куярга киңәш итәбез.
* Пешкән яшелчәләрне суда озак тотарга ярамый, алар тәмсезләнәләр. Шуңа күрә пешеп җитү белән яшелчәләрне дуршлагка салып саркытсаң яхшы булыр. Чәчәкле кәбестәне исә бераз суында тотсаң әйбәт булыр.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев