Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Татарстанда COVID-19дан пациент үлеменең 13нче очрагы теркәлде

Республикада узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы теркәлде.

Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең унөченче очрагы расланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

"1963 елда туган Чистай кешесе вафат булды. Ул 2нче Чистай шәһәр хастаханәсе базасында вакытлыча йогышлы госпитальгә озатыла. 1 июньнән ир-ат коронавирус китереп чыгарган авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар вируслы пневмония белән стационар дәвалауда булды", - диде Галимова.

4 июньдә халәтенең кискен начараюы нәтиҗәсендә пациент интенсив терапия палатасына күчерелгән. 11 июньдә үпкә-йөрәк эшчәнлеге җитмәү фонында йөрәге туктаган. Диагноз экспертиза белән расланган.

Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле ул 3108 кешедә, шул исәптән 17сендә узган тәүлектә ачыкланган. Хәзерге вакытта 1150 кеше дәвалану уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев