Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Өлкәннәребез волонтерларга рәхмәтле

Районыбызда волонтерлар хәрәкәте киң колач алды.

Алар заявкалары нигезендә 65 яшьтән узган өлкәннәргә, чит илдән кайтып карантинда ятучыларга азык-төлек, яшәү өчен беренчел кирәк-яраклар китерәләр. Ирина Халикованы да кибеткә чираттагы заявка буенча товар алырга кергән җирендә очраттык.

–Чит илдән кайтучы бу гаиләгә беренче генә килүебез түгел, – диде ул. – Бу юлы менә җиләк-җимеш, яшелчә сорадылар. Волонтерлар бер-беребезне алыштырып, чиратлашып йөрибез. Кемдер безнең ярдәмгә мохтаҗ икән, без әзер. Барыбер өйдә утырабыз бит, бу вакытны игелек кылып үткәрергә теләүчеләр сафы тулылана тора. Өлкәннәребез дә, карантинда утырганнар да бик рәхмәтле булып кала.

Районыбызның яшьләр белән эшләү идарәсен җитәкләгән Флорис Гарипов бүгенге көндә районда 100 дән артык волонтерның шушы игелекле чарада катнашуын җиткерде.

– Волонтерлар ярдәме кирәк булганда, 7-19-04 телефоны аша “Кайнар линия”гә шалтыратып, заявкалар бирә алалар, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев