Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда үзизоляция режимын бозучы 30 кешегә штраф салынган

Татарстанда  Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә үзизоляция режимын бозучыларны тикшерү көчәйтелде.

Әлеге уңайдан Азнакайда да көн дәвамында рейдлар уздырыла.

Хокук сакчылары җәяүлеме ул, машина йөртүчеме, һәркайсының үзизоляция чорында өйдән чыгуга рөхсәт бирүче белешмәләр һәм СМС-пропусклар булуны тикшерәләр.

Күп кеше үз сәламәтлеге үзенең кулында булуын аңлый. Урамдагы тикшерүләргә дә, шәһәргә керү-чыгу юлларындагы постларга да уңай караучылар күп.

Үзизоляция режимы кертелгәннән соң районда  белешмәсез һәм СМС-рәхсәтсез йөргән 30 кешегә беркетмә төзелгән. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозу маддәсе буенча 48 азнакайлы административ җаваплылыкка тарттырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев