Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакай аптекаларында антисептикларга кытлык юк

Иртән эшкә барганда кереп, хәлләр торышы белән танышып чыктык.

Үзәк аптека иртәнге җиде сәгатьтән кичке җидегә кадәр хезмәт күрсәтә. Иртән эшкә барганда кереп, хәлләр торышы белән танышып чыктык. Бернинди чират юк. Дезинфекцияләү препаратлары турында кызыксынабыз. Составында хлор, 75 процент спирт булган берничә төрле сыекча шешәләрен күрсәттеләр. Теләгәнен сайларга була. Салкын тию, грипп чорында кулланыла торган даруларның да үзебездә эшләнгәне һәм дәүләт бәясендәгеләре бар. Аларның аналогларын да тәкъдим итәләр. Дөрес, битлекләр юк. Кайчан буласы да билгеле түгел. Бүген сорау аеруча күп булган антисептикларга кытлык юк, алар беткән саен кайтарып торыла. Коммерцияле кибетләрдә алар бераз кыйммәтрәк. Маскалар аларда да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев