Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

КФУ студентлары Чатыр-Тауда уку-кыр практикасын үтәчәкләр

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән КФУ студентлары – экология өлкәсендә булачак белгечләр очраштылар.

Студентлар Азнакайга 2018 елдан бирле Чатыр-Тау тыюлыгы территориясендә КФУның табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасы өлкән укытучысы Наил Назаров җитәкчелегендә оештырыла торган уку-кыр практикасын узу өчен киләләр.

Айдар Шәмсетдинов аларны сәламләп, күңелле ял һәм уңышлы эшләр теләде, шулай ук куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеген искәртте.

- Чатыр-Тау тыюлыгы Азнакай районының мәһабәт тавы. Кызганычка каршы, быел корылык, шулай ук ефәк күбәләге һөҗүме аркасында. Чатыр-Тау үзенең иң яхшы кыяфәтендә күренмәс, шулай да, бу шартлар сезнең өйрәнү темасын тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч итәр, - диде ул.

Практика барышында студентлар Чатыр-Тау тыюлыгы һәм аның тирәсендәге флора һәм фаунаны өйрәнәчәкләр.Шулай ук алар экологик проблемаларга игътибар итәчәкләр. Киләчәктә алар җыйган мәгълүматлар төзекләндерү, яшелләндерү һәм башка экологик-технологик карарлар кабул итү буенча киңәшләрнең нигезе булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев