Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Татарстанда Рамазан ае башлану көне һәм фитыр сәдакасы күләме расланды

Быел Рамазан ае башлану вакыты 16 майга туры килә, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 май төнендә укылачак.

Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы пленумы узды. Анда Татарстанда изге Рамазан аена әзерлек һәм аны уздыру турында фикер алыштылар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр берлеге карары нигезендә пленумда Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртибе расланды. 2018 елда Рамазан ае башлану вакыты 16 майга туры килә, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 майда укыла.

Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә.

Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә.

Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә.

Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае һәр имам, мөхтәсибәт һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте өчен бик җаваплы булуын билгеләп үтте. Халыкка Рамазан аеның өстенлекләре турында аңлату, мөселманнарны ураза тотуга тарту, зәкәт түләү, тәрәвих намазына йөрү, гает намазы, ифтар – һәммәсе турында да аларны югары дәрәҗәдә оештыру, үтәү турында белдерү кирәк. Бу  - төп бурыч булып тора.

Азнакай районы Әсәй авылында яңа мәдрәсә ачылды - УКЫРГА

Пленум утырышында катнашучылар шулай ук мәхәлләләрдә идеология өчен мәчет имамнарының җаваплылыгы, мөхтәсибәтләрдә балаларның ялын оештыру, Диния нәзарәтенең​ Татарстандагы төзәтү колонияләрендә алып барган дәгъват эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасының эшчәнлеге турындагы мәсьәләләрне карады. 

Фото vk.com/aznislam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев