Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы Әсәй авылында яңа мәдрәсә ачылды

Хәзер дини укуларны да, Азнакай балаларының җәйге ялын да оештырырга шартлар яхшырды.

(Азнакай, 3 май, Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА) Шушы көннәрдә әсәйлеләр олы да, игелекле дә эш нәтиҗәсенең шаһитлары булдылар: авыл уртасында яңа мәдрәсә файдалануга тапшырылды.

Әлеге уңайдан биредә бәйрәм мәҗлесе оештырылды. Коръәннең кадерле аятьләре белән башланып киткән тантанада Азнакай районы җитәкчелеге, мөхтәсибәте, дин әһелләре һәм башка хөрмәтле затлар катнашты.

Яңа бина авыл мәчете янәшәсенә­­­­­­ агач бурадан һәм заманча төзелеш кирәк-яракларыннан төзелгән. Эче матур, якты, тышлау эшләрен генә төгәллисе бар.

– Халыкны сыйдыра алырлык бина булмаганга мәдрәсә салырга ниятләдек. Фикерләшә торгач, булдыра алмаслык эш түгел, оештырырга кирәк, дидем. Башлап кына җибәрдек, авыл халкы – яше-карты дәррәү эшкә тотындык, – дип сүзен башлады авыл имам-хатыйбы Рәфис хәзрәт Мөхәммәтов.

Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Мөмкинлегеннән килгәнчә, мәдрәсә төзелешеннән берсе дә читтә калмаган. Кем акчалата ярдәм күрсәткән, кем үз хисабына төзелеш-төзекләндерү эшләре алып барган, кемдер техника, эш кораллары белән булышкан.

– Бүген алдыбызда балкып торган мәдрәсә – 2 ел уртак эшебезнең нәтиҗәсе. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән, иман йортын сафка бастыру уе белән янып йөргән һәркемгә, аеруча Риф Рахманов, Мөнир Гәрәйшин, Фәндәс Гаделшин, Раил Шакиров, Рөстәм һәм Руслан Шакировларга авыл халкы исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм, – диде Рәфис хәзрәт һәм авыл уңганнарына истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәдрәсә ачу уңаеннан оештырылган чара бик күркәм узды. Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов тәэсирле, тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Чалпы имамы Зөфәр хәзрәт Хәйбрахманов  камил укуы белән халык күңелен яулады. Элекке колхоз рәисе Илсөяр Закиров 1994 елда авылда, Совет чорыннан соң районда беренче булып, зур авырлыклар белән мәчет төзелү тарихын сөйләде.

– Районда барлыгы 46 мәчет бар. Төзекләндерүгә, яңаруга моһтаҗ иман йортлары да юк түгел. Бар да берьюлы эшләнмәс. Иң мөһиме, мәчет-мәдрәсәләр буш тормасын,  халык аларга күбрәк йөрсен, Ислам кыйммәтләрен үзләштерсен иде, ­– диде үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

Имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин да әсәйлеләрне күркәм бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Алар да авыл халкы белән беррәттән төзелеш эшләрен әйдәп барган Рәфис хәзрәткә рәхмәт белдерделәр.

– Мәчеттә оештырылган дин дәресләренә өлкәннәр, балалар да йөри, – диде 2008 нче елдан бирле монда мөгаллимәлек итүче Мәдинә Шакирова. – Хәзер, мәдрәсә ачылгач, укуларны да, балаларның ялын да оештырырга шартлар яхшырды. Бәлки монда кеше дә күбрәк йөри башлар, – дигән теләктә калды ул.

Чыгыш ясаучыларның, мәҗлестә катнашучыларның фикере уртак  булды: шушы иман йортына халыкның эзе суынмасын, азан әйтелеп, намазлар укылсын, яшьләребез дә дингә тартылсын дигән фикерләр әйтелде.

Татарстанда Рамазан ае башлану көне һәм фитыр сәдакасы күләме расланды - УКЫРГА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев