Дини хикәят.
Хатеми Таи исемле бер бик бай кеше үзенең юмартлыгы, изгелеклеге белән танылган булган. Ул заманнарда аны белмәгән кеше булмаган икән. Беркөн аннан болай дип сораганнар:
- Хатеми кардәш! Җир йөзендә синнән дә юмарт, изгелекне, фәкыйрьнең ихтыяҗларын үтәүче берәр кеше күргәнең яки аның турында ишеткәнең булдымы?
Хатеми Таи җавабы шундый булган:
"Беркөн кырык дөя суйдырган идем. Бөтен кабилә рәисләрен вә халыкның барысын чакырдым. Үзем дә тирә-ягында күзәтеп йөрдем ки, анда кемнәр генә юк - искитәрлек. Берзаман, каршыма агач ботаклары бәйләмен аркасына аскан бер карт килә. Мин аңа якынлашып: "Әй, бабай! Ишеттеңме Хатеми Таинең биргән олы ашы, олы сые турында? Дөяләр суйган, хәлвәләр, пәхләвәләр әзерләгән. Бөтен халык Хатеминең аш мәҗлесенә җыелган, син ни өчен бармадың?" дип сорадым. Карт миңа: "Үз аркамда күтәреп ташыган агач ботакларын сатып ашаганым, гаиләмне тукландырганым Хатеминең биргән ризыкларыннан, сыеннан тагы да сөйкемлерәк", - дип җавап кайтарды.
Бу картның үземнән дә юмартрак һәм дә шәрәфлерәк булганын аңладым, аның изгелеген өстен күрдем".
фото: pixabay.com
Нет комментариев