Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә Азнакай балалары өчен бәйрәм узды.
Әлеге чара район мөхтәсибәте тарафыннан Яшьләр үзәге белән берлектә оештырылды.
Бәйрәмгә төрле яшьтәге балалар җыелды, алар белән бергә әти-әниләр, әби-бабайлар да бар иде.
Башта балалар Коръән аятьләрен укыдылар, соңыннан белемнәрен күрсәтеп, кызыклы викторинада катнаштылар, зур батутта күңел ачтылар, аннары, ике командага бүленеп, төрле хәрәкәтле конкурсларда уйнап, бер-берсе белән ярыштылар.
Соңрак балалар тәмле пылау һәм тәм-томнардан сыйландылар. Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев