Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында ифтар уздырылды (фоторепортаж)

Рамазан аенда ифтар ашлары уздыру - борынгыдан килгән матур гадәт. Ай дәвамында шәһәр генә түгел, авылыбыз мәчетләрендә дә зурлап ифтар ашлары уздырылды.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да һәр Рамазан аенда шәһәребезнең үзәк Ак мәчетендә ифтар ашы оештыра. Быел да анда  районыбыз һәм авыл җирлекләре җитәкчелеге, имамнары, шәһәребез мөселманнары җыелган иде.

 Мәчеткә килүчеләрне сәламләп, район башлыгы ураза аеның рухи чистарыну ае булуын, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудырылуын ассызыклап, ураза тотучыларга ихлас теләкләрен җиткерде. 

Соңыннан Азнакай имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин үтемле вәгазь сөйләде, Коръән аятьләрен укыды, илебезгә иминлек, бәрәкәт, тыныч тормыш сорап дога кылды.

Ифтарга килүчеләр өчен мул табын әзерләнгән иде.

 Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев