Азнакайның Ак мәчете төзекләндерелде
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның Ак мәчете төзекләндерелде

Ак мәчеттә һәм аның каршындагы мәдрәсәдә эчке ремонт эшләре тәмамланды.

Шул уңайдан район башлыгы Марсель Шәйдуллин имамнар һәм төзүчеләр белән очрашты. Ул төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде, иман йортының рухи тәрбияви яктан әһәмиятен билгеләп узды.

Азнакай районы имам-хатибы Азат Талибуллин Рамазан ае һәм уразаның фарызлары хакында сөйләде.

Булат Равилов


Нет комментариев