31 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайда хокук нигезләрен “бишле”гә беләләр
Районыбызда ел да үткәрелеп килүче "Чулпан" бәйгесенең "Яшь хокук сагын өйрәнүче" номинациясендә җиңүчеләрне шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов тәбрикләде. Быел лауреат исеменә шәһәребезнең 5нче мәктәбе укучысы Әдилә Габдрәупова лаек булды. Ул район һәм республика олимпиадаларында җиңүләр яулады, "Фемида" бәйгесендә дә актив катнашты. 1нче мәктәптән "Щит" отряды һәм 8нче сыйныф укучысы...
-
Җиңү паркында гадел хөкем аллеясы калыкты
Шәһәребезнең йөзек кашы булган Җиңү паркын яшелләндерүдә шәһәр суды коллективы да өлешен кертте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ачылган бу паркта без дә үз аллеябызны булдырдык. Үз кулларыбыз белән утырткан бу агачлар бик тиздән ныгып, тамыр җәеп китәрләр һәм Җиңүне данлап, бу дөньяда гадел хөкемнең генә тантана итүен дәлилләп, горур...
-
Бар шундый һөнәр – судья ярдәмчесе
Тагын бер уку елы тәмамланды. Чыгарылышлар сайлау алдында тора: укуны кайда дәвам итәргә, нинди һөнәр сайларга? Яшьләребез шундый сорау алдында торганда, меңләгән һөнәрләр арасыннан берсе - судья ярдәмчесе хакында сөйлисем килә. Юридик эшчәнлекнең бер төре буларак, башкалар арасында ул күп кенә үзенчәлекле яклары белән аерылып тора. Ничек судья ярдәмчесе булырга...
-
Татарстан синоптиклары кисәтә
1 июнь төнендә Татарстан территориясендә урыны белән туфракта 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм турында кисәтү таратты. http://matbugat.ru
-
Азнакай районының Мәсгут авыл биләмәсе башлыгы Эльвир Габдрахманов “ТАТМЕДИА” медиахолдингы игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
Газета укучыларыбыздан "ТАТМЕДИА" медиахолдингы игълан иткән вакытлы матбугатка якыннарны, танышларны яздыру акциясенә кушылулары хакында хәбәрләр алып торабыз. Чираттагы хәбәрне Мәсгут авыл биләмәсе башлыгы Эльвир Габдрахмановтан алдык. Ул авылда яшәүче әнисе - Энҗе ханымны "Маяк" газетасына яздырып, аңа бүләк ясаган. Мондый бүләкне барлык почта бүлекләрендә,"Маяк" газетасы редакциясендә, альтернатив язылу пунктларында, ТРның...
-
Азнакайлыларга июнь аена намаз вакытлары
Көн Таң беленә Иртәнге Кояш чыга Зәүвәл Өйлә Икенде Ахшам Ястү 1 00:56 01:26 02:56 11:25 12:00 17:06 19:55 21:25 2 00:55 01:25 02:55 11:25 12:00 17:06 19:56 21:26 3 00:54 01:24 02:54 11:25 12:00 17:07 19:57 21:27 4 00:54 01:24 02:54 11:26 12:00 17:08 19:58 21:28 5 00:53 01:23...
-
Азнакайда, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу узачак
Быелның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу узачак. Ул барлык авыл җирлекләрен колачлап, аграр сектор, шәхси хуҗалыклар, җир участоклары - барсы да исәпләнелер, дип көтелә. Бакчачылык ширкәтләре, дача участоклары, берләшмәләре дә сан алуга кертелеп, ул берникадәр шәһәр халкына да кагылачак. Шул рәвешле, илнең авыл хуҗалыгы өлкәсе...
-
ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев азнкайлыларны кабул итте
Кичә "Бердәм Россия" сәяси ппартиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин белән берлектә, гозер, тәкъдим, киңәш белән килүчеләрне кабул итте. Шәхси сораулар белән килүчеләр арасында күпләрне борчыган гозерләр белән мөрәҗәгать итүчеләр...
-
Азнакай мәгариф идарәсе 2016-2017 уку елында профильле 10нчы класслар челтәре картасын төзеде
Хәзерге җәмгыятьнең кадрлар әзерләүнең дәрәҗәсенә һәм сыйфатына карата таләпләрне торган саен арттыра баруы яшьләрнең һөнәр сайлау мәсьәләсен дә актуальләштерә. Шуннан чыгып, районыбызда профильле укытуга игътибар да елдан-ел арта бара. Укучыларны профильле укытуның төп юнәлеше - аларны белем бирү хезмәте базарында мөстәкыйль булырга, һөнәр сайларга өйрәтү. Мәктәптә профильне дөрес сайлау шәхси...
-
Азнакайлылар, баланы кибер-җинаятьчеләрдән ничек сакларга?
Технологик прогресс, интернет, телевидение заманы бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырды. Көн дәвамында компьютер артында утырган балаларның физик сәламәтлегенә нинди зыян килгәнен беләбез, ә менә психикасына килгән зарар турында күпләребез уйлап та карамый. 30 май көнне Казанның Тимирясов исемендәге Инновация университетында (ИЭУП) үткәрелгән республика форумында нәкъ менә шул хакта сөйләштеләр. -...
-
Бүген Азнакайда Халыкара тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә
Белгечләр үпкә рагының - 90, хроник бронхитның - 75 һәм йөрәк өянәгенең 25 процентында чирнең үлем белән тәмамланган очракларга тәмәке тарту сәбәпче булуын әйтә. Россиядә ир-атларның - 65, ә хатын-кызларның 30 проценты тәмәке тарта. Болар - гомерләрен үз теләкләре белән 10-15 елга кыскартучылар. Ел саен 31 май Халыкара тәмәкесез көн...