Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар шундый һөнәр – судья ярдәмчесе

Тагын бер уку елы тәмамланды. Чыгарылышлар сайлау алдында тора: укуны кайда дәвам итәргә, нинди һөнәр сайларга? Яшьләребез шундый сорау алдында торганда, меңләгән һөнәрләр арасыннан берсе - судья ярдәмчесе хакында сөйлисем килә. Юридик эшчәнлекнең бер төре буларак, башкалар арасында ул күп кенә үзенчәлекле яклары белән аерылып тора. Ничек судья ярдәмчесе булырга...

Тагын бер уку елы тәмамланды. Чыгарылышлар сайлау алдында тора: укуны кайда дәвам итәргә, нинди һөнәр сайларга? Яшьләребез шундый сорау алдында торганда, меңләгән һөнәрләр арасыннан берсе - судья ярдәмчесе хакында сөйлисем килә.

Юридик эшчәнлекнең бер төре буларак, башкалар арасында ул күп кенә үзенчәлекле яклары белән аерылып тора. Ничек судья ярдәмчесе булырга соң? Бу вазифага ниләр йөкләнә? Аның өчен аерым таләпләр, сыйфатлар таләп ителәме?

Судьялар ярдәмчеләре институты илебездә Президент фәрманы нигезендә 2000 елда кертелә. Судья ярдәмчесе федераль дәүләт хезмәткәре исәпләнә һәм суд аппаратында әйдәр вазифага ия. Аңа кандидатка куелган таләпләр зурдан: югары белем, сыйфатлы һөнәри хәзерлек, юридик белгечлек буенча эш стажы дүрт елдан да ким булмаска тиеш. Процессуаль күзлектән чыгып караганда, судья ярдәмчесе гадел хөкем чыгаруга ярдәм итүче зат санала. Ул үзбелемен күтәрү өстендә даими шөгыльләнергә, закончалыктагы яңалыкларны белеп торырга тиеш.

Хәзерге заманда суд эшен мәгълүмати технологияләрсез күз алдына да китереп булмый. Электрон базада барлык кергән гаризалар, суд актлары текстлары чагылдырылып тора. Аннан гражданнар үз гаризасы буенча эш барышын күзәтә ала. Судка электрон мөрәҗәгатьләр дә юлларга мөмкин.

Театр элгечтән башлана, дисәләр, суд халыкны кабул итүдән башлана. Нәкъ менә судья ярдәмчеләре физик һәм юридик затларның, аларның вәкилләренең гаризаларын кабул итеп алалар. Әмма монда шунсын да ассызыкларга кирәк, судлар гражданнарга хокук мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмалар бирергә вәкаләтле түгел. Димәк, судтан консультация алырга теләүчеләр ялгыш фикердә.

Азнакай шәһәр судында хәзерге вакытта 5 судья ярдәмчесе эшли. Аларның һәркайсы турында бик күп сөйләргә булыр иде. Шунсын әйтәсе киллә: барсы да үз эшләрен яхшы белә һәм бурычларын үтәүгә эштән соң да вакытларын кызганмыйлар.

Альбина Сөнгәтуллина биредә эшләү дәверендә суд секретаре, суд утырышы секретаре да булып эшләде, хәзер судья ярдәмчесе. Һөнәри тәҗрибәле, суд эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкаруда судьяның уң кулы. Суд системасында куйган фидакарь хезмәте өчен Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының "Тырышлык өчен" икенче дәрәҗә билгесе белән бүләкләнде.

-Югары класслы белгеч, ышанычлы дус, гаҗәеп ханым, - диләр Светлана Мифтахова хакында коллегалары һәм дуслары. Ул шәһәр судында беренче судья ярдәмчесе булган кеше. Эчке эшләр бүлегендә эшләгәндә әлеге вакансия барлыгы турында ишетә. 2002 ел була ул. Аның үзен яңа вазифада сынап карыйсы килә.

-Мин үземнең остазым - судья Ринат Хәбибуллинга (хәзерге вакытта отставкада) бик рәхмәтлемен, ул мине эшкә өйрәтте, беренче чыныгуны да аның кул астында алдым, - ди ул.

Бүген исә үзе яшьләр белән тәҗрибәсен бик теләп уртаклаша. Тырыш хезмәт күп тапкырлар шәһәр судының, Азнакай районы җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән бәяләнде.

Элина Галиева шәһәр судына суд секретаре вазифасына конкурста катнашырга вакытлыча килгән иде. Нибары ярты ел эчендә белгечлекнең нигезенә төшенеп, үзен сәләтле итеп күрсәтте. Монда аңа институтта алган белеме дә, коллегалары да ярдәм итте. Судья ярдәмчесенең эш күплегенә карамастан, закончалыкларны аңлату һәм пропагандалауда иҗтимагый эшчәнлек алып барырга да өлгерә ул. "Маяк" газетасы, җирле телевидение белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Татарстан Югары Судының, Суд департаменты идарәсенең, Азнакай районы башлыгының Мактау грамоталарына ия.

Айгөл Кәлимуллина хезмәт юлын районның җәмгыяви судьялар аппаратында 2005 елда консультант - әйдәр белгеч булып башлый. 2007 елда суд секретаре вазифасына билгеләнә, ә инде узган елдан ул судья ярдәмчесе булып эшли. Суд системасында эшләү дәверендә үзен намуслы һәм профессиональ белгеч итеп танытты. Азнакай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Мин үзем кечкенәдән үк юрист булырга хыялландым. Менә инде шактый еллар менә дигән коллективта эшлим. Биредә мин белем, эш тәҗрибәсе генә түгел, чын дуслар, ышанычлы коллегалар да таптым. Кешеләр белән эшли белүдән күп нәрсә тора, электән үк хезмәтем халык белән эшләүгә бәйле иде. Судка килгәч, баштан-аяк яңа вазифама чумдым, миңа барсы дак кызыклы иде, күпне беләсе килде. Судья Талия Гыйльфанова коллегам гына түгел, ә яхшы педагог та булды. Тәнкыйтьләгәндә кешелекле, мактаганда юмарт була белә иде ул.

Бүгенге вазифам - суд рәисе ярдәмчесе. Йосыф Сәхаповның шундый зур ышаныч белдерүенә тырыш хезмәт белән генә җавап бирәсе килә. Суд рәисенең оештыру-хокукый, мәгълүмати, документлар белән эшләвендә ярдәм итәм.

Юрист һөнәре - киңкырлы. Ә инде судья ярдәмчесе булу - ул һәркөнне алга хәрәкәт итү. Юристның һөнәри үсү һәм мөмкинлекләрен арттыру юллары чиксез. Ә моның өчен иң беренче чиратта яхшы белем алырга кирәк. Ә инде бу белгечлекне сайлаучыларга максатларына ирешүләрен, уңышлар телисе килә. Һәрдаим үз өстеңдә эшләгәндә, актив тормыш алып барганда, ә инде боларга өстәп чыдамлык, тырышлык һәм сабырлык та салынса, хыялларны һичшиксез тормышка ашырырга була.

Маргарита Калиниченко, Азнакай шәһәр суды рәисе ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бар шундый һөнәр – судья ярдәмчесе