29 декабрь 2016 яңалыклары
-
Россия интернет өзелүгә әзер булырга тиеш – Герман Клименко
Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы илдә рус телле интернет сегментын саклау юнәлешендә яна закон проектлары эшли. (Казан, 29 декабрь, "Татар-информ") Россиядә интернет өзелә икән, халык бу ситуациягә әзер булырга тиеш, дип белдергән Владимир Путинның интернет буенча киңәшчесе Герман Клименко RTга биргән интервьсында, дип яза РИА мәгълүмат агентлыгы. Илдә рус...
-
Кардәшлеккә чикләр юк!
Азнакай районы бу көннәрдә Төркиянең Тарсус шәһәре белән туганлашуның 20 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Ике дистә ел аралашып, күрешеп, тел вә лөгать алмашып яши ике ил халкы. "Нидән башланган бу дуслык? Каян, ничек табышканнар микән Татарстандагы һәм ерак Төркиядәге калалар?" - дигән бик урынлы сорау тугандыр сездә. Эш болай...
-
Татфондбанк клиентлары булган эшкуарларга банклар ташламалы кредитлар бирә башлаган
Берничә көндә шуның буенча кредит оешмаларына ун эшкуар мөрәҗәгать иткән. (Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентлары булган эшкуарлар, счетлары буенча акча бирү туктатылганнан соң, банкларга ташламалы кредитлар сорап мөрәҗәгать итә башлаган. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә «Ак Барс» банкы һәм Саклык банкы (Сбербанк)...
-
Әлкәй авылында яңа ФАП ачылды. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ
Бүген районыбызның Әлкәй авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында авыл халкы, район һәм сырхауханә җитәкчеләре катнашты. Заманча бина җылы, якты, иркен. Әлкәйлеләрнең сөенечен уртаклашырга Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Лиза Нурлыева
-
Азнакайда дүрт кеше мошенниклардан каза күргән
Азнакайда дүрт кеше мошенниклардан каза күргән Кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, баерга омтылучылар әледән-әле табылып тора. Мошенниклар кулланган хәйлә ысуллары барчабызга да диярлек билгеле кебек. Бу хакта хокук сакчылары даими кисәтеп, матбугат чаралары сөйләп-язып тора. Бүген кешеләрне төп башына утырту җиңел түгелдер дисәң, чынлыкта бу бер дә алай түгел икән. Азнакай районы...
-
Азнакайлылар шорт-трек буенча Россия беренчелеге финалына уздылар
Азнакайлылар шорт-трек буенча Россия беренчелеге финалына уздылар 20-23 декабрьдә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә шорт-трек буенча Россия беренчелегенең икенче төбәкара ярышлары үтте. Анда безнең районнан тренер Светлана Гыйльфанова җитәкчелегендә алты спортчыдан торган команда чыгыш ясады. Өч дистанция нәтиҗәләре буенча Тәлгать Галиев (фотода сулдан беренче) икенче урын яулады. Ильяс Шәрифуллин 500 метр...
-
Азнакай 1 нче мәктәбе укучылары Радельгә могҗиза бүләк иттеләр
Азнакай 1 нче мәктәбенең «Мөстәкыйль балалар» проектында катнашучылары һәм яшь армиячеләре Яңа ел алдыннан мөмкинлеге чикле Радель исемле малайга бәйрәм ясадылар. "Шалкан" әкиятен әзерләп, алар ул яши торган фатирга бардылар һәм курчак театры күрсәттеләр. Радель тамашага чиксез шатланды. Балалар аңа кәгазьдән кисеп, кул учларын нурлар кебек төшереп ясалган, изге теләкләр...
-
Киләсе елда Азнакайда уңыш нинди булыр?
Киләсе елда уңыш нинди булыр? Өлкән буын элек-электән табигатьне күзәтеп, кайсы көннең нинди булганын дәфтәренә теркәп барган. Шуның буенча алдагы елның ничек киләчәген фаразлаган. Яңа елда игенкәйләр, яшелчә, җиләк-җимеш уңармы? Бу хакта авыл хуҗалыгы ветераннарының да үз фаразлары бар. Фәхразый Кәримов, Социалистик Хезмәт Герое: - Ел әйбәт килер, уңыш мул...
-
Яңа Юлда Чыршы ачылды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Шәһәребезнең иң зур микрорайоны булган Яңа Юл бистәсендә 28 декабрьдә үзәк чыршыларның соңгысы ачылды. Шәһәр Советы депутаты Айдар Шәрәфиев, 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Сәйлүн Гомәров якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, Әтәч, Төлке, Остабикә олысын- кечесен төрле уеннарга тартып, тәмле...