Азнакай 1 нче мәктәбе укучылары Радельгә могҗиза бүләк иттеләр
Азнакай 1 нче мәктәбенең «Мөстәкыйль балалар» проектында катнашучылары һәм яшь армиячеләре Яңа ел алдыннан мөмкинлеге чикле Радель исемле малайга бәйрәм ясадылар. "Шалкан" әкиятен әзерләп, алар ул яши торган фатирга бардылар һәм курчак театры күрсәттеләр. Радель тамашага чиксез шатланды. Балалар аңа кәгазьдән кисеп, кул учларын нурлар кебек төшереп ясалган, изге теләкләр...
Азнакай 1 нче мәктәбенең «Мөстәкыйль балалар» проектында катнашучылары һәм яшь армиячеләре Яңа ел алдыннан мөмкинлеге чикле Радель исемле малайга бәйрәм ясадылар.
"Шалкан" әкиятен әзерләп, алар ул яши торган фатирга бардылар һәм курчак театры күрсәттеләр. Радель тамашага чиксез шатланды. Балалар аңа кәгазьдән кисеп, кул учларын нурлар кебек төшереп ясалган, изге теләкләр язылган кояш та бүләк иттеләр.
Регина Хәсәншина, социаль педагог
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев