Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлылар шорт-трек буенча Россия беренчелеге финалына уздылар

Азнакайлылар шорт-трек буенча Россия беренчелеге финалына уздылар 20-23 декабрьдә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә шорт-трек буенча Россия беренчелегенең икенче төбәкара ярышлары үтте. Анда безнең районнан тренер Светлана Гыйльфанова җитәкчелегендә алты спортчыдан торган команда чыгыш ясады. Өч дистанция нәтиҗәләре буенча Тәлгать Галиев (фотода сулдан беренче) икенче урын яулады. Ильяс Шәрифуллин 500 метр...

Азнакайлылар шорт-трек буенча Россия беренчелеге финалына уздылар 20-23 декабрьдә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә шорт-трек буенча Россия беренчелегенең икенче төбәкара ярышлары үтте.

Анда безнең районнан тренер Светлана Гыйльфанова җитәкчелегендә алты спортчыдан торган команда чыгыш ясады.

Өч дистанция нәтиҗәләре буенча Тәлгать Галиев (фотода сулдан беренче) икенче урын яулады. Ильяс Шәрифуллин 500 метр дистанциядә шулай ук икенче булды. Тимур Хәсәнов 333 метрда алтынчы килде. Ярышның гомуми нәтиҗәләре буенча спортчыларыбыз Россия беренчелеге финалына сайлап алынды.

Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев