Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда дүрт кеше мошенниклардан каза күргән

Азнакайда дүрт кеше мошенниклардан каза күргән Кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, баерга омтылучылар әледән-әле табылып тора. Мошенниклар кулланган хәйлә ысуллары барчабызга да диярлек билгеле кебек. Бу хакта хокук сакчылары даими кисәтеп, матбугат чаралары сөйләп-язып тора. Бүген кешеләрне төп башына утырту җиңел түгелдер дисәң, чынлыкта бу бер дә алай түгел икән. Азнакай районы...

Азнакайда дүрт кеше мошенниклардан каза күргән Кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, баерга омтылучылар әледән-әле табылып тора. Мошенниклар кулланган хәйлә ысуллары барчабызга да диярлек билгеле кебек. Бу хакта хокук сакчылары даими кисәтеп, матбугат чаралары сөйләп-язып тора. Бүген кешеләрне төп башына утырту җиңел түгелдер дисәң, чынлыкта бу бер дә алай түгел икән.

Азнакай районы эчке эшләр бүлегенә 46 яшьлек ханым мөрәҗәгать итеп, банк картасыннан акча урлауларын хәбәр итә. Тикшерү барышында иренең игъланнар сайтына машина сатуы хакында белдерү куйганлыгы ачыклана. Күпмедер вакыттан аңа берәү шалтыратып, машина сатып алуы хакында белдерә, һәм, акча күчерү өчен хуҗа кешенең банк картасының реквизитларын сорый. Анда акча булмаганлыктан, "сатып алучы" кеше икенче банк картасы номерларын таләп итә. Ир кеше тормыш иптәшенең картасының мәгълүматларын җиткерә һәм бер белмәгән кешегә ышануы аркасында мизгел эчендә 10600 сум акчасыннан колак кага.

Икенче очракта да машина сатучы 8500 сум акчасын югалта.

Өченче очрак шулай ук игъланнар сайтына бәйле. 56 яшьлек ир-ат бер интернет сайтка мөрәҗәгать итеп, инструментларга заказ бирә һәм электрон почта тартмасына килгән исәп-хисап счетына 60 мең акча күчерә. Тиешле вакытка заказ килмәгәч, тынычлыгы югалган ир күрсәтелгән номер буенча шалтырата, әмма аңа җавап бирүче булмый, сайт та юкка "чыга".

41 яшьлек Актүбә кешесе дә шул рәвешле мошенниклар кулынан каза күрә. 26 декабрьдә ул "Авито" сайтында сатуга куйган машинаны сатып алырга карар кыла һәм хуҗага шалтырата. Соңгысы исә бертуган абыйсының операцигә җыенуын һәм тиз арада акча кирәклеген әйтә. Сатып алучы, ике дә уйлап тормый, акчаның бер өлешен күчерә. Бераздан ул күрсәтелгән адрес буенча Башкортостан Республикасына машинаны алырга бара һәм үзен төп башына утыртуларын аңлый.

Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев