Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе елда Азнакайда уңыш нинди булыр?

Киләсе елда уңыш нинди булыр? Өлкән буын элек-электән табигатьне күзәтеп, кайсы көннең нинди булганын дәфтәренә теркәп барган. Шуның буенча алдагы елның ничек киләчәген фаразлаган. Яңа елда игенкәйләр, яшелчә, җиләк-җимеш уңармы? Бу хакта авыл хуҗалыгы ветераннарының да үз фаразлары бар. Фәхразый Кәримов, Социалистик Хезмәт Герое: - Ел әйбәт килер, уңыш мул...

Киләсе елда уңыш нинди булыр?

Өлкән буын элек-электән табигатьне күзәтеп, кайсы көннең нинди булганын дәфтәренә теркәп барган. Шуның буенча алдагы елның ничек киләчәген фаразлаган. Яңа елда игенкәйләр, яшелчә, җиләк-җимеш уңармы? Бу хакта авыл хуҗалыгы ветераннарының да үз фаразлары бар.

Фәхразый Кәримов, Социалистик Хезмәт Герое:

- Ел әйбәт килер, уңыш мул булыр, чөнки көз яхшы килде. Һава торышы кырыс булмады, җиргә дым ятты. Мин күпьеллык күзәтүләрем буенча алдагы ел узган 2016 елдан да яхшырак килер, дип уйлыйм. Җәй кышка карап килә. Июнь ае декабрьгә карый. Йомшак, җылы һава торышы, явым-төшем күп. Минем фаразлар яхшы, әмма "Алдагысын Алла гына белә", - диләр.

Миргасим Кәримов, аксакал ветеран:

- Барысы да яхшы булачак. Басуларда кар ята, икмәк мул булыр. Ел йомшак киләчәк, кырыс һава шартлары булмас.

Ирек Абдуллин, "Марс" хуҗалыгының тәҗрибәле агрономы:

- Балан, миләш уңса, арыш уңа, диләр. Быел миләш ишелеп уңды, ә менә балан бик булмады. Кар да юкарак ятты әле. Уҗым культураларыннан уңыш бик югары булмас, уртача булыр дип уйлыйм.

Берничә халык сынамышы:

Кыш башында беренче кар авыр булса, орлык авыр булыр, тук булыр.

Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.

Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар.

Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр

Ноябрь кар өрә - галәмгә ашлык китерә.

Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк, уңышы күп булачак.

Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш күп булыр.

Яфрак җиргә капланып төшсә, иген булырга галәмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев