Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юлда Чыршы ачылды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Шәһәребезнең иң зур микрорайоны булган Яңа Юл бистәсендә 28 декабрьдә үзәк чыршыларның соңгысы ачылды. Шәһәр Советы депутаты Айдар Шәрәфиев, 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Сәйлүн Гомәров якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, Әтәч, Төлке, Остабикә олысын- кечесен төрле уеннарга тартып, тәмле...

Шәһәребезнең иң зур микрорайоны булган Яңа Юл бистәсендә 28 декабрьдә үзәк чыршыларның соңгысы ачылды.

Шәһәр Советы депутаты Айдар Шәрәфиев, 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Сәйлүн Гомәров якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, Әтәч, Төлке, Остабикә олысын- кечесен төрле уеннарга тартып, тәмле бүләкләрен өләштеләр.

- Бүгенге күңелле кичәне оештырган Балалар иҗат үзәге коллективына, мәйданны матур итеп бизәгән «Нефтемаш» заводы хезмәткәрләренә һәм җитәкчеләре, депутатыбыз Марат Гайсинга, бүләкләр белән ярдәм иткән «Юкәле тау» кибете һәм район электр элемтә үзәге җитәкчесе Таһир Галимовка рәхмәтлебез. Яңа ел ялларында да чыршы яны гөр килеп торыр дип ышанабыз, - ди Сәйлүн Гомәров.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Юлда Чыршы ачылды