28 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Тормышыгыз имин, бәхетле булсын!
Районыбызның хөрмәтле ветераннары! Муниципаль район җитәкчелеге, депутатлар корпусы исеменнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм! Сез, киң күңелле, эшкә гадәттән тыш сәләтле буын буларак, әле һаман да сафта: күпләрегез хезмәтегезне бүген дә дәвам иттерәсез, башкарган эшләрегездә җаваплылык үрнәкләре күрсәтәсез, һөнәри осталыгыгыз серләрен яшьләр белән бик теләп уртаклашасыз. Нәкъ менә...
-
Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык
Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов Әлкәй авылында гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы Хөршидә Исламованы бүләкли. 27 сентябрьдә "Акчарлак" ресторанында Өлкәннәр көне узды. Алтын көзнең мул табынлы чорында ел саен әлеге бәйрәм зурлап билгеләп үтелә. Бу - сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, алны-ялны белми завод-фабрикаларда, басу-кырларда тир...
-
Көн туса яңа хәбәр
Шимбә, 29 сентябрьдә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (Мәдәният йорты каршы һәм элекке "Кулинария" кибете тирәсендә), Актүбә бистәсенең базар мәйданында Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр эшләгән бәйрәм ярминкәсендә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Үзешчәннәребез бик матур концерт программасы...
-
Сез һаман да гүзәл икәнсез...
... Ул көнне бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог Тәслия Фатыйх кызы Сабитованы туксанынчы туган көне белән тәбрикләргә килүче һәркемнең күңелендә, һичшиксез, танылган җырның әлеге юллары яңаргандыр. Бәгырь кисәкләре - кыз-уллары, онык-оныкчыклары, күпсанлы туганнары, гаилә дуслары; юбилярны Россия, Татарстан Президентлары, Азнакай муниципаль районы башлыгы исеменнән хөрмәтләргә килгән мөхтәрәм кунаклар -...
-
Ана бәхете
... Ни хикмәттер, өлкәннәрнең таңы иртәрәк ата, диләр. Таң әтәчләре аваз салмаган, алар инде күптән уяу. Күңелләре белән яшьлекләренә кайтып килергә дә, хәтерләренә уелган истәлекләрен яңартырга да өлгерәләр. Мондый халәт сиксән елга якын гомеренең күп өлешен колхоз эшенә, гаиләсенә, балалар үстерүгә багышлаган Гөлсинә апа Кадыйровага да хас икән... Наил АБДУЛЛИН...
-
Җан җылыбыз җитми
Бүлмә ишеге ачылып китеп, иң әүвәл таягы, аннан соң җан фәрман сулап аның хуҗасы - олы яшьләрдәге апа килеп керде. -Минем кебек яшьлекләре сугыш чорына туры килгәннәрнең барсына да ирләр тәтемәде шул, - дип башлады, сүзен текә баскычыбыздан зарланып, бераз хәл алганнан соң Наилә апа (исеме үзгәртелде). -Гомерем ялгызлыкта үтте,...
-
Бала язмышы – өлкәннәр намусында
Елның-елында күзәтелә торган юл-транспорт вакыйгаларында балаларның гомерләре өзелә, алар төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар була. Фаҗигаларның күбесе өлкәннәрнең, шул исәптән иң якын кешеләре - әти-әниләренең битарафлыгы аркасында килеп чыга. Сирин РАЙМАНОВ, РФ ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарга иң мохтаҗ булганы - балалар...
-
Халык мәнфәгатен кайгыртып
Сентябрь аенда РФ һәм РТ санитария-эпидемиология хезмәте үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Узган гасырның 20нче елларында Россиянең барлык төбәкләрендә дә килеп туган гадәттән тыш санитар-эпидемиологик хәл шартларында барлыкка килгән бу төр хезмәт хәзерге вакытта илнең сәламәтлек саклау, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда нәтиҗәле...
-
Эшмәкәрлек белән иҗат янәшә
"Вираж" автоүзәге җитәкчесе Зиннур Әбдрәшитов - танылган шәхес. Вираж - кискен борылыш дигәнне аңлата. Автоүзәк шундый юл чатында урнашканга кушканнар ул исемне. Үзе дә тормышның кискен борылышларыннан курыкмый Зиннур Зәйнетдин улы. Башкортстанның Бакалы районы Таллы Сыза авылында моннан нәкъ 60 ел элек 2 октябрьдә дөньяга аваз сала ул. Язмышта язганың...
-
Аралар якыная
Актүбә бистәсе инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Кәрамова башлангычы һәм Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективы көче белән Лениногорск шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен иганә концерты уздырылды. Тамашаны тәбрикләү сүзе белән Ләйлә Кәрамова ачты, үзенең Лениногорск каласына багышлап язган шигырен укыды, очрашуга килгән үзешчән артистлар белән таныштырды. Лениногорскилылар безнең һәвәскәрләрнең һәр...
-
Бәйрәмне йомгаклау бәйгесе
Актүбәдә җәй буе барган "Ә безнең ишек алдында..." бәйрәменең йомгаклау өлеше - Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланганы, бистәнең 7 нче кварталында уздырылды. Ул "Көз королевасы"ның тәбрикләве, биредә яшәүчеләрне, килгән кунакларны милли ризык - чәк-чәк белән сыйлау һәм Әлфия Хәйретдинова башкаруындагы "Бәхет телим" җыры белән башланып китте. Ишек алды бәйрәмендә катнашучыларны...
-
Закон үтәлер өчен чыгарыла
"Полиция турынды"гы Федераль Законның 2 нче маддәсе, 1 нче өлеше, 7 нче бүлегендә күрсәтелгәнчә, полиция эшчәнлегендәге төп юнәлеш булып юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү тора. РФ ЭЭМ ның 2009 ел, 2 мартында чыгарылган 185 нче әмере белән эчке эшләр органнарының юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләренә күзәтчелек итүен камилләштерү буенча...
-
“Бер көнлек” фирмалар эшчәнлегенә – киртә
Россия икътисадында мондый фирмалар инде шактый еллар яшәп килә. Аларга каршы көрәш алымнары да елдан-ел камилләшә. Мондый фирмаларга каршы закончалык тудыру инициативасы белән 2010 елның көзендә Дмитрий Медведев та чыкты. Ул бизнеста әлеге төр фирмаларны тудыруда катнашучыларны гына түгел, ә аларны рәсмиләштерүгә берни уйламыйча яки белә торып документлар бирүчеләрне дә...