Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрлек белән иҗат янәшә

"Вираж" автоүзәге җитәкчесе Зиннур Әбдрәшитов - танылган шәхес. Вираж - кискен борылыш дигәнне аңлата. Автоүзәк шундый юл чатында урнашканга кушканнар ул исемне. Үзе дә тормышның кискен борылышларыннан курыкмый Зиннур Зәйнетдин улы. Башкортстанның Бакалы районы Таллы Сыза авылында моннан нәкъ 60 ел элек 2 октябрьдә дөньяга аваз сала ул. Язмышта язганың...

"Вираж" автоүзәге җитәкчесе Зиннур Әбдрәшитов - танылган шәхес. Вираж - кискен борылыш дигәнне аңлата. Автоүзәк шундый юл чатында урнашканга кушканнар ул исемне. Үзе дә тормышның кискен борылышларыннан курыкмый Зиннур Зәйнетдин улы.
Башкортстанның Бакалы районы Таллы Сыза авылында моннан нәкъ 60 ел элек 2 октябрьдә дөньяга аваз сала ул. Язмышта язганың артыңнан калмас диләр. Зиннурга беренче сыйныфка Туймазыда яңа ачылган физика-математика юнәлешендәге интернат-мәктәпкә керергә насыйп була. Биредә аның кызыксынмаган шөгыле калмый. Тынлы оркестрда да уйный, бокс, баскетбол һәм фототүгәрәкләргә дә йөри, чаңгы ярышларында катнаша. 9 нчы сыйныфта укыганда Туймазы кәгазь комбинатында фотограф булып та эшли. Алдынгылар һәм Ветераннар аллеясы нәкъ менә ул ясаган фотосурәтләр белән бизәлә.
Әлмәт физкультура техникумын тәмамлагач, З.Әбдрәшитов Әлмәт районының Иске Суркино мәктәбендә укыта. Аннан Германиядә химик гаскәрләрдә хезмәт итә. Биредә бокс ярышларында аны СССРның атказанган тренеры Фоат Бикбулатов күреп ала һәм Уфага чакыра. Шулай да Таллы Сыза егетенә Башкортстан каласында озак чарланырга язмаган, туганнары аны Азнакайга дәшә.
Казан дәүләт педагогия институтында физкультура буенча белемен күтәрә.
-Мине эшкә Магаданга билгеләргә тиеш иделәр, - дип искә ала ул чакларны Зиннур Зәйнетдин улы. -Абый - Азнакай бораулау эшләре идарәсендә кадрлар бүлеге начальнигы. Мине бораулаучы ярдәмчесе итеп Гринь бригадасына алдылар.
Әмма спорт өчен яратылган Зиннур озакламый барыбер үз күчәренә әйләнеп кайта - спорт комитетын җитәкли, 28 нче һөнәри училищеда, 5, 6 нчы мәктәпләрдә физкультура укыта.
Илдәге үзгәреш җилләре аның да хезмәт биографиясенә төзәтмәләр кертә. 1994 елда З.Әбдрәшитов эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Кием-салым, аннан запас частьлар сата, тора-бара автосервис төзеп куя. Хәзер "Вираж" - шәһәребездә техник хезмәт күрсәтүче иң эре үзәкләрнең берсе.
Халыкара категорияле хөкемдарның эш бүлмәсе танылган спортчылар һәм хөкемдарлар белән төшкән фотосурәтләр, дипломнар, призлар белән тулы. Сәләтле балаларны үстерүдә ярдәме өчен Рәхмәт хатлары да җитәрлек.
-Ярышларга күп йөрдем, илнең төрле почмагында дусларым күп. Сәлам юллашып, хәл белешеп торабыз, - ди Зиннур Зәйнетдин улы.
Фотосурәтләр белән мавыгуын да тормыш мәшәкате җуйдырмаган. "Кеше һәм табигать" республика конкурсында "Иң яхшы фотоэшләр" номинациясендә призлы урыннар яулавы аның һавәскәр фотограф булуы турында сөйли. Ә "Мизгел" фотосалоны исә мәктәпләрдә фотоконкурслар оештырып, сәләтле балаларны ачыкларга, аларга этәргеч бирергә ярдәм итә.
Әнә шулай бер кешедә ике "мин": эшмәкәр һәм иҗатчы килешеп, берсен-берсе тулыландырып яши.
-Мөгаен, миңа эшмәкәрлек кечкенәдән салынгандыр, - дип Зиннур әфәнде балачагын елмаеп искә алды. - Без бит Ык буенда яшәдек. Әти бик оста балыкчы, аның көймәсе бар иде. Элек күпер юк, елга аша авыл халкын әтинең көймәсендә бер ярдан икенче ярга чыгарабыз. Миңа беренче тапкыр Сәлах мулла туры килде. Ул көймәдән башы чак кына күренеп торган малай белән суны исән-имин кичүенә сөенеп, 50 тиен сузды. Аннан "рәхмәт"кә йөрергә ярата торган Фәрдәнәттәй бар иде. "Рәхмәтне кесәгә салып булмый бит!" - дигәч, ул: "Бер рәхмәт мең бәладән коткара", - диде. Менә бүгенгәчә аның рәхмәтләре тиядер инде.
Шаяртып әйтелсә дә, бу сүзләрдә хаклык бар. Биш туган бер йодрык булып, әти-әнисе йөзенә кызыллык китерми, бер-берсенә генә түгел, башкаларга да игелек кылып яши. Шуңа тормышлары да балкып тора.
Балалар - әти-әнинең горурлыгы ул. Зиннур Әбдрәшитов та кызлары турында әнә ничек яратып сөйли. Алар икесе дә мәктәпне алтын медальгә, Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлаган, аспирантура бетергән, фәннәр кандидатлары. Мәскәүдә яшиләр, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Оныгы Камилә: "Бабаем, кил безгә!" - дип өзелеп тора. Тормыш иптәше - шәһәр халык суды рәисе Мөсфирә Габдулла кызы, эштә таләпчән, кырыс булса да, гаиләдә кайгыртучан, йомшак күңелле хуҗабикә. Шундый тыл булгач, яшәргә дә яшәргә, кискен борылышлардан курыкмый алга барырга әле!
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшмәкәрлек белән иҗат янәшә