25 май 2016 яңалыклары
-
Дмитрий Ткачев Азнакай шәһәр судына федераль судья итеп билгеләнде
Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов ике ел элек коллектив тормышына яңа традиция керткән иде: һәр билгеләнгән яңа федераль һәм җәмгыяви судьяларны эшкә керешер алдыннан район җитәкчелегенә, башка хокук саклау органнарына, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка таныту. Чәршәмбе иртәсе шәһәр судында менә шушы уңайдан үткәрелгән җыелыш-очрашудан башланып китте. Россия Федерациясе...
-
Азнакай мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән! 25 май көнне районыбызда унберенче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел мәктәп бусагасын барлыгы 289 бала...
-
27 май көнне Азнакайда Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үтәләр
Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган икән. Заманында китапханәләр түрендә эленеп торган «Китап -белем чишмәсе» дигән әйтем дә һәркемнең хәтерендә. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән. Ул хәзер дә шулай. Бүген илебез күләмендә китапханәчеләр көне билгеләп...
-
Азнакайлыларны депутат кабул итә!
30 май көнне 15.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев район халкын кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакайда “Чулпан” иң яхшы, иң актив укучыларны барлады
Үз алдына зур максатлар куеп, аларга ирешүдә бар сәләтен, тырышлыгын салган районыбыз укучылары "Чулпан" смотр-конкурсында катнашып, ел саен район җитәкчелеге тарафыннан үзләренә лаеклы бәя-хөрмәт алып, бүләкләнеп киләләр. Инде егерме беренче елын бу бәйге республиканың бары тик Азнакай районында гына һәм менә шулай югары дәрәҗәдә үткәрелеп килә. -Быелгы бәйге районыбызның 85...
-
Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатлары игътибарына!
26 май көнне 10.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) Азнакай район һәм шәһәр Советлары утырышы уздырыла. Район Советының оештыру бүлеге
-
Азнакай районының 85 еллыгын каршылап
Елның иң матур выкыты - кыр эшләре кимеп, бар җиһан, агачлар ап-ак чәчәккә күмелгән көннәрнең берендә Чубар-Абдул авылында Фәүзия һәм Мәзhәр Хәлимуллиннар гаиләсендә дүртенче кыз бала дөньяга килә. Аңа Венера дип исем кушалар. Хәлимуллиннар - авылда иң үрнәк, хөрмәтле гаиләләрнең берсе була. Мәзhәр абый гомере буе алдынгы механизатор, ферма мөдире...
-
Соңгы кыңгырау – олы юл башы
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне "Соңгы кыңгырау бәйрәме" белән котлыйм! Бу көн барыбыз өчен шатлыклы һәм бераз гына моңсу да. Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Кадерле укучылар! Сез мәктәбегез, ныклы белеем биргән, тормышның матурлыгын...