23 август 2015 яңалыклары
-
Янгын сүндерүчеләр балаларга бәйрәм ясады
Янгын сүндерүче абый-апалары "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" сәламәтләндерү лагерьларында тәрбияләнүче балаларга янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм үткәрделәр. Яшь гражданнар коткаручы абыйларыннан янгыннан саклану, янгын була калса, аңа ничек каршы торырга кирәклеген өйрәнделәр. Учакны (ясалма) янгын сүндергечләр белән үзләре сүндергәч, нәни янгынчылар куанычларыннан сикерешеп куйдылар. Алар янгын сүндерү һәм коткару җайланмалары белән дә...
-
Мең сум акча бирәләр?
Табигатькә зыян салучы хакында хәбәр итсәң, мең сум акча бирәләр дип ишеткән идем. Бу турыда күбрәк мәгълүмат бирә алмассызмы? Марат Гыйлаев Чыннан да, табигатьне саклау турындагы законны бозучыларга карата көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, 1 августтан республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру...
-
Балачакка кайткандай булдык
Мәлбагыш авылының Нефтьчеләр, Кооператив һәм Колхоз урамнарында яшәүчеләр өчен шушы көннәрдә бик күңелле бәйрәм үтте. Бәйрәмне Мөсәвир Кәримов белән Зөлфия Хәкимуллина гаҗәеп осталык белән оештырып, тирән мәгънәле итеп алып бардылар. Һәрберебез тәм-томнар белән килдек. Айрат Хәйдәров пылау пешерү өчен хәтта сарыгын суеп бирде. Урам бәйрәмендә сабыйлардан алып туксан яшьтән өлкәнрәкләргә...
-
Күктәкә моңга күмелде
Күктәкә авылын бер дә "кече авыл" дип әйтмәссең. Төзек, матур йортлар, тигез юллар, мул тормыш белән яшәүче халкы да шул хакта сөйли. - Аллага шөкер, дип яшибез, - ди бар гомерен ветеринария хезмәтенә багышлаган хезмәт ветераны Әхсән ага Мифтахов. - Авылыбыз матур, газы, суы кергән. Урамнарыбыз якты. Өйгә кергәндә карчыгың...
-
Ветеранның хыялы тормышка ашты
Ямьле җәй айларының берсендә сугыш ветераны Равил Хәкимов Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовка үзе хезмәт иткән урыннарга алып баруын сорап мөрәҗәгать итә. Азнакай ветераннар советы, әлбәттә, андый үтенеч-гозерләрне үтәми калмый. Бу юлы да Миргасим Кәримов Туймазы районы ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин белән үзара сөйләшәләр дә, уртак фикергә килеп,...
-
Мондый бәхет кемгә эләгә...
Безгә - өлкән яшьтәгеләргә, кешеләр тарафыннан күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлыктан да зуррак бәхет юк. Олы юбилеем белән тәбрикләргә җитәкчеләрнең атналык планеркасына ук чакыргач, бөтенләй югалып калдым. Башлыгыбыз мине тәбрикләп чәчәкләр, сәгать, грамота бирде. Мондый бәхет кемгә эләгә әле ул? Бер көнне тәрәзәмне алыштыруларын сорап та хакимият җитәкчеләренә кергән идем. Берсүзсез...
-
Әтиләренең каберен тапканнар
Габделхәй Харисов тумышы белән Үчәлле авылыннан. Ул "Татнефть"системасына эшкә 1957 елда килә, "Азнакайнефть" идарәсе УТТсында 20 ел, скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсе УТТсында 12 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. "Почет билгесе" ордены кавалеры. - 10 яшемнән эшли башларга туры килде, мәктәптән кайтып, икенче сменага молотилкада ашлык суктырырга яки жатка...