21 февраль 2013 яңалыклары
-
Ташламадан файдаланып калыгыз!
Хөрмәтле райондашлар! Әбүнәчеләребез! Районыбызда чыгып килүче бердәнбер иҗтимагый басма - "Маяк" газетасына 2013 елның икенче яртыеллыгына ташламалы бәяләрдән язылу бара. Ташламалы язылу кампаниясенең вакыты чикле, ашыгыгыз! "Маяк" газетасы атнасына 24 битле булып, ике тапкыр нәшер ителә, җомга саны төсле чыга, газетабыз үз эченә дөнья, ил, республика вакыйгаларын чагылдырган 12 битлек...
-
Ир-егетләр иминлек сагында
Хөрмәтле азнакайлылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм! Бу тантаналы көндә кулына корал тотып Туган илебез иминлеге сагында торучыларның, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап, батырлык һәм каһарманлык күрсәткәннәрнең барысын да хөрмәтлибез. 23 февраль - гомерен авыр хәрби хезмәткә багышлаган батыр йөрәкле һәм көчле рухлылар бәйрәме. Безнең илдә хәрби хезмәткә,...
-
Кайда да йөрәктә туган як
15 февральдә Казанда Азнакай көне узды. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы бер-берсен сагынып, туган якларын җирсеп килгән якташларның шат авазларыннан гөрләп торды. Кунакларны фойеда "Хәтирә", «Җанашым», "Калинушка", "Сударушка", "Хәй, егетләр!", тальянчылар ансамбльләре шат җыр-моңнары белән каршы алды. Шунда ук районыбыз осталарының кул эшләре, китап, музей күргәзмәләре,...
-
Алда – язгы чакырылыш
Узган елның көзендә республиканың 4 меңгә якын егете биленә солдат каешы буды. Шуларның 95е Азнакай егетләре. Тиздән язгы чакыпылыш та игълан ителер. Хәрби хезмәт, аңа хәзерлек, районда бу юнәлештә башкарылучы эшләр турында безгә ТРның Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев бәян итте. -Солдат...
-
Әй, гомер агышлары...
Районыбызда өлкән яшьтәгеләрне гомер бәйрәмнәре белән котлау дәвам итә. Шушы көннәрдә шәһәрдәшебез, тыл фидакаре Нәҗибә апа Мәхмүтова да 95 яшен билгеләп узды. Бу уңайдан район җитәкчелегеннән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте юбиляр. Күп балалы гаиләдә дөньяга килгән Нәҗибәне 18 яше тулгач, Тула өлкәсенә шахтага эшкә җибәрәләр. Булачак тормыш иптәше Кыям...
-
Кыю радист кыз
Районыбызда барыбыз да яраткан спектакль герое Әлмәндәр карт яшенә җитүчеләр шактый. Гыйльменур апа Җәләева да Ватан сакчылары көне алдыннан үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Буралы авылында туган, хезмәт юлын дәүләт иминиятләштерү системасында бухгалтер булып башлаган Гыйльменур Хисаметдин кызы 1942 елдан 1945 елга кадәр дәһшәтле сугыш юлларын уза. Кыю радист...
-
Инвалидлар җәмгыяте рәисе сайланды
Узган атнада Азнакай район һәм шәһәр инвалидлары конференциясе үтте. Җәмгыятьнең узган елгы эшчәнлегенә хисап доклады белән район инвалидлар оешмасы рәисе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова чыгыш ясады. Җәмгыять җәмәгатьчелек эше белән бергә физик мөмкинлекләре чикле гражданнар мәнфәгатендә коммерция эшчәнлеге дә алып бара. Бүгенге көндә биредә аяк киемнәрен ремонтлау, ритуаль хезмәт, чәчтарашханә,...
-
Актүбә йолдызлар кабыза
Февраль ае башларында Юрий Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Актүбә йолдызлар кабыза" балалар иҗаты бәйгесенең ХI фестиваленә сайлап алу туры уздырылды. Ул ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына, Бөтендөнья студентлары һәм яшьләренең быел җәй Казанда узачак ХХVII универсиадасына багышланды. Конкурста бистәнең 13 коллективыннан 500дән артык бала катнашты һәм үзләренең...
-
Шифаханә ишекләре ачык
Соңгы елларда авылларыбызда социаль объектларны төзекләндерү гадәти күренешкә әйләнде. Бу көннәрдә капиталь ремонттан соң Вахитов дәвалау амбулаториясе сафка басты. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Азнакай үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин, «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ директор ярдәмчесе Равил Илдарханов, "Стәрле" ҖЧҖ директоры Варис Сәгадәтов, Җиңү бистәсе җирлеге башлыгы Ленар...
-
Азнакай – спорт сөючеләр шәһәре
Кеше сәламәтлеген физкультура, спорт белән шөгыльләнү саклый, ныгыта диюләре хак. Бәлки шуңадыр да, бүген яше дә карты да спортка тартыла, күп кенә ата-аналар ул-кызларын спорт түгәрәкләренә һәм мәктәпләргә бирергә тырыша. Районыбызда спорт яхшы үсеш алганмы? Без бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов белән очрашып...
-
“Әфганстан – йөрәк ярам”
Әфганстан... Анда уллары һәлак булган яки яраланып кайткан ата-аналарның йөрәгендә бу сүз канлы хәрефләр белән мәңгелеккә уелып калды. Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән, бүген инде районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары клубы рәисе Илшат Әсхәт улы Исламов өчен 15 февраль көне бигрәк тә истәлекле. Илшат Исламов Сарлы авылында туып үскән. Аның тормышы яшьтәшләренекеннән...
-
Бәйрәмнәрдә тигезлек бар
Күп дистә еллар буена Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне дип билгеләп үтелгән көнне, СССР таралып, Россия Федерациясендә яши башлагач, Ватан сакчысы көне дип бәйрәм итәбез. Бу көн хәзер асылында Ир-егетләр көне кебек бәйрәм ителә. Тарихчылар әлеге көнне билгеләп үтү өчен этәргеч булган вакыйганың үзен - 1918 елның 23...
-
Кыскача
"Татнефть" ААҖнең "Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" фестивале инде 16нчы елын яшь талантларны барлый. Шушы көннәрдә Әлмәт музыка көллиятендә аның "Вокал ансамбльләр" номинациясе буенча финал туры узды. Бәйгедә 37 ансамбль, җәмгысе 400дән артык җырчы катнашты. Азнакай сәнгать мәктәбенең Ф.Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" ансамбленең өлкән төркеме 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек,...