22 июнь 2016 яңалыклары
-
Паркка сәяхәт файдалы булды
Елның иң матур фасылы. Тирә-юньдә чәчәкләр хуш исе. Ничек бүлмәләрдә түзеп ятмак кирәк! "Өмет" үзәгенең Чалпы авылындагы социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучылар якындагы паркка сәяхәт кылдылар. Мәдәни чаралар оештыручы Әмирә Гәрәева паркының тарихы белән таныштырды. Менә дүрт дистә елдан артык биредә Сабантуйлар, спорт ярышлары уздырыла. Агач-куакларның нинди генә юк! Өлкәннәр үсемлекләрнең...
-
Азнакай командасы ГТОны уңышлы тапшырды
Спасс муниципаль районында укучылар арасында ГТО комплексы буенча җәйге фестивальнең төбәк этабы финалы узды. Анда республикабыздан 12 команда катнашты. Азнакай командасын Кристина Недашковская (6 нчы мәктәп), Артем Афанасьев, Диана Латыйпова, Богдан Лесников (Актүбә 2 нче мәктәбе), Алия Җамалетдинова, Артур Исадыков (8 нче мәктәп), Артем Акуляшин (1 нче мәктәп), Ләйсән Ихсанова...
-
Азнакайлылар иҗаты
Иске күпер Бөтен дөнья сары алтыннан. Агачлар шәрә җирне киләсе суыклардан тизрәк капларга теләгәндәй, яфракларын тиз-тиз җиргә коялар. Гөлия урман яны сукмагыннан гүзәллеккә хозурланып әкрен генә атлый. Шушы сукмактан парлашып, көлешә-көлешә ничә тапкырлар уздылар бит алар. Ничек рәхәт, ничек күңелле иде ул вакытларда! Яшьлек мәхәббәте Рөстәм белән алар мәңге аерылышмастай...
-
Азнакайлылар игътибарсызлык фаҗигага китерә
Эссе көннәр башланып китте. Күпләр су коенырга дип елга буйларына юнәлә. Еш кына балалар да аларга иярә. Шул ук вакытта өлкәннәрдән башка гына су керергә дип баручылары да юк түгел. " Кызганыч, балаларның мондый адымы еш кына фаҗига белән тәмамлана. Республикада җәй башыннан суга батып үлүче балалар саны көннән -...
-
Азнакайлылар, коралың булса – тапшыр
Россия Федерациясе җинаятьләр кодексы маддәләрендә күрсәтелгәнчә, кораллану предметларын үз ирке белән тапшыручы, гамәлләрендә башка җинаятьләр составы булмаса, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Шул нигездә Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге законсыз корал сакланучы район гражданнарына - кирәкмәгән нәтиҗәләр булмасын өчен аларны акчалата бүләкләнү юлы белән полициягә тапшыруыгызны сорый. Кораллану...
-
Азнакайның “Кояшкай” бакчасында нәни экологлар бәйрәме узды
Бөтенроссия эклогия фестивале кысаларында Азнакайның 5 нче "Кояшкай" балалар бакчасында "Нәни экологлар - табигать сакчылары бәйрәме" үтте. Балалар Шук, Акыллы, Йомыкай, Чыршыкай дигән геройлар белән табигать иленә сәяхәт кылдылар, яшь табигать сакчылары антын кабул иттеләр. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре исә Татарстанның Кызыл китабы буенча викторинада һәм "Безнең йортыбыз -...
-
Азнакай яшьләренә изге теләкләрем юлдаш булсын
Бар гомерем укыту, тәрбиягә багышлангамы, мәктәп тормышы белән бәйле бер генә вакыйгага да битараф кала алмыйм. Менә янә мәктәпләрдә укулар тәмамланды, чыгарылыш кичәләре уза. Минем дә күңел җилкенә, йөрәк ярсый башлый. Кырык елдан артык мәктәптә эшләп, дистәдән артык сыйныфны олы тормыш юлына озаттым. Алар арасында кемнәр генә юк: врачлар, укытучылар,...
-
Уңышлы эшмәкәр буласың килсә, йоклама, “Бизнес класс”та укы
Азнакай районында эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан нинди чаралар күрелә? Гомумән, урта һәм кече эшмәкәрлек өчен шартлар, җирлек бармы? Бу турында сөйләвен сорап, без муниципаль район башлыгының эшмәкәрлек буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек. - Бүгенге көндә районда 452 икътисадый актив кече һәм микропредприятиеләр, 1248 шәхси эшмәкәр, 187 КФХ гамәлдә. Район халкының...
-
Азнакайда тәмәке тартуга каршы чара узды
Җир шарында һәр өченче кеше тарта. Балаларның яртысы диярлек - пассив көйрәтүчеләр. Тәмәке тартучы - ул үзен һәм якындагыларны үтерүче. "Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсе белгечләре Ишкәев исемендәге ял паркында тәмәке тартуга каршы чара уздырдылар. Алар балаларга, яшүсмерләргә, авырлы хатын-кызларга тәмәкенең организмга нинди зыян салуы турында аңлаттылар.
-
Азнакайның яшь туристлары республика ярышларында икенче урынны яуладылар
Балтач муниципаль районында, табигать һәйкәле булган Кара Күл янында, укучылар арасында җәяүле дистанциядә спорт туризмы буенча республика ярышлары узды. Анда Татарстанның 8 районыннан катнашкан 12 команда арасында азнакайлылар да бар иде. Алар катлаулы дистанциядә үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Кызлар арасында Әдилә Фадеева һәм Динара Закирова үзләрен аеруча таныттылар. Команда...
-
«Маяк»ка язылу бүләк иттеләр
"Татмедиа" АҖ игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясенә азнакайлылар да бердәм кушылды. Аеруча авыл җирлекләре башлыклары активлык күрсәтте. Алар 16 шар авылдашына "Маяк" газетасына язылу бүләк итте. Акция 18 июньдә тәмамланса да, язылучылар кимеми. - Әсәйлеләр болай да район газетасын яратып укыйлар. Изге Рамазан аенда савап булсын, Әсәй һәм Митрәй...
-
Үз ярыңны табасың килсә,Чалтаймаска кил!
Парлы булуларга ни җитә", - дип җырларда юкка гына җырланмый. Табигать җир йөзендә һәр җан иясен парлап яраткан. Ә районыбызда тормыш корырга үз ярын таба алмый яшәүче буйдаклар җитәрлек. ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче "Пар канатлар" клубы аларны табыштыру-кавыштыру җаен табып кына тора анысы. Әле менә 23 июньдә Чалтаймас авылы...