Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайлылар исегездә тотыгыз! Исерек шофер – җинаятьче
Руль артына эчкән килеш утыру - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларының иң җитдиләреннән берсе. Юлдагы аварияләрнең дә күпчелеген нәкъ менә алар ясый. 2нче суд участогы җәмгыяви судьясы Лилия Зиннәтуллина белән әңгәмәбез әнә шул хакта. -Лилия Фәрхәтовна, Сезгә мондый категория эшләрне еш карарга туры киләме? -Җәмгыяви судьялар тарафыннан 2015 елда һәм...
Руль артына эчкән килеш утыру - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларының иң җитдиләреннән берсе. Юлдагы аварияләрнең дә күпчелеген нәкъ менә алар ясый. 2нче суд участогы җәмгыяви судьясы Лилия Зиннәтуллина белән әңгәмәбез әнә шул хакта.
-Лилия Фәрхәтовна, Сезгә мондый категория эшләрне еш карарга туры киләме?
-Җәмгыяви судьялар тарафыннан 2015 елда һәм 2016 елның беренче кварталында 3088 шундый административ хокук бозулар турындагы эшләр каралды. Исерек хәлдә руль артына утырган, эчкәнлегенә медицина тикшерүе үтүдән баш таркан өчен 393 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Аларның 12се - хатын-кыз.
-Машина йөртүченең эчкән-эчмәгәнлеге судта барыбер ачыклана бит...
-Әлбәттә. Кайберәүләр нибары бер шешә сыра, яки 100 грамм гына аракы эчтем, я булмаса кичтәнгесенең исе килә, дип үзенекен дәлилләмәкче. Әмма закон һәркемгә бер: сулыш белән чыккан 1 литр һавада этил спирты 0,16 миллиграммнан артып киткән очракта, кеше эчкән санала.
Административ җаваплылыктан качу өчен кайберәүләр әллә нинди ялганнарга бара. Әйтик, исерек хәлдә машина белән идарә иткән С., эчмәдем дип, медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Суд утырышында ул авылдан өенә кайтуын, шәһәр урамында машинасының кызып, сүнеп калуын сөйләде. Имеш, ерак түгел яшәгән танышына кереп, аның белән бер шешә коньяк эчәләр. Шуннан соң ул машинасын карарга чыга һәм бу вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килеп туктый. Әмма, суд утырышында барлык дәлилләрне өйрәнгәннән, шаһитларны тыңлаганнан соң бөтенләй икенче күренеш туды: М.Вәлиев урамы буйлап исерек шоферның машинада йөрүе турында ДПС инспекторларына хәбәр килә. Чак кына соңрак инде аның баганага бәрелүе турында әйтеп шалтыраталар. Урынга килгән инспекторлар исерек йөртүченең бәрелгән машинадан чыгып килүен күрә. Аннан аракы исе аңкый, аягында көч-хәл белән басып тора. Медицина тикшерүе үтәргә барудан ул баш тарта. Видеоязмада да болар барсы да ачык күренә.
-Исерек машина йөртүчене нинди җәза көтә?
-Эчкән килеш транспорт белән идарә иткән, аны шулай ук эчкән хәлдәге башкага биргән, медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан очракта, әгәр инде бу очраклар җинаятьчел характерда түгел икән, автомобиль белән идарә итүдән 1,6 айдан 2 елга кадәр мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф каралган. Шунсын да әйтергә кирәк, 2015 елның 1 июленнән автомобиль, трамвай яки башка механик транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче, моның өчен административ җәзага тартылучылар яки җаваплы затныд медицина тикшерүе үтү таләбенә каршы килеп, аннан баш татучыларга Җинаять Кодексының 264. 1 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган, җинаять кылучы 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
-Транспорт йөртүгә хокукны кире кайтаруның да таләпләре бардыр?
-Ул юл йөрү кагыйдәләре буенча белемне тикшергәннән соң гына бирелә, ягъни кабаттан теоретик имтихан тапшырырга кирәк.
Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев