Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Динмөхәммәтов Миргазиян Абдулла улын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз
Камышлы авылында туып үскән кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Динмөхәммәтов Миргазиян Абдулла улын матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы...
Камышлы авылында туып үскән кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Динмөхәммәтов Миргазиян Абдулла улын матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Иң изге теләкләр белән: хатының Альбина, балаларың: Айгиз, Айгөл, Әмир, киленең Эльвира, кечкенә оныгың Амилия, әниең Галия, әбиең Зилә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев