Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына иң кыйммәтле билетлар сатуга чыккан

Халыкара футбол федерациясе 2018 елгы чемпионатка иң кыйммәтле билетларны сатуга чыгарганлыгы хакында хәбәр итә Lenta.ru. "Большая тройка" дигән иң кыйммәтле пакет 1,4 миллион доллардан 2,8 миллион долларга кадәр тора. Пакетка VIP хезмәт күрсәтү, шәхси ложа, Мәскәү белән Санкт-Петербургтагы 19 матчка иң яхшы урыннар, шул исәптән, турнирны ачу, ике ярымфинал һәм...

Халыкара футбол федерациясе 2018 елгы чемпионатка иң кыйммәтле билетларны сатуга чыгарганлыгы хакында хәбәр итә Lenta.ru.

"Большая тройка" дигән иң кыйммәтле пакет 1,4 миллион доллардан 2,8 миллион долларга кадәр тора. Пакетка VIP хезмәт күрсәтү, шәхси ложа, Мәскәү белән Санкт-Петербургтагы 19 матчка иң яхшы урыннар, шул исәптән, турнирны ачу, ике ярымфинал һәм дөнья чемпионатының финалын карау да керә. "Большая тройка" пакеты сатуга 20 данә куелган.

Иң очсызлы элиталы Hospitality категорияле билетларның бәясе 850 доллардан башлап. Мондый билетлар бер матчка керү, кунакханә хезмәте, ашау-эчү, истәлекле бүләк, телетрансляция һәм парковканы үз эченә ала.

Исегезгә төшерәбез: 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Казан, Волгоград, Түбән Новгород, Самар, Саранск, Екатеринбург, Ростове-на-Дону и Сочи) футбол буенча дөнья чемпионаты уза.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына иң кыйммәтле билетлар сатуга чыккан