Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

И, гөрләде Сабан туе Актүбәдә!

Быелгы Сабунтуй актүбәлеләр өчен аеруча истәлекле булды, чөнки бистә үзенең 60 еллыгын каршылый. Шушы дистә еллар дәвамында үсеп, яңарып, Актүбә ил күләмендә дан казанды, күпме хезмәт, спорт батырларын бирде, сәнгать йолдызларын кабызды. Мәйдан алдынгы мехнанизаторларны, терлекчеләрне кайнар сәламләде. Бистә үсешен нефтьчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәмдә алар исеменә...

Быелгы Сабунтуй актүбәлеләр өчен аеруча истәлекле булды, чөнки бистә үзенең 60 еллыгын каршылый.

Шушы дистә еллар дәвамында үсеп, яңарып, Актүбә ил күләмендә дан казанды, күпме хезмәт, спорт батырларын бирде, сәнгать йолдызларын кабызды.

Мәйдан алдынгы мехнанизаторларны, терлекчеләрне кайнар сәламләде. Бистә үсешен нефтьчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәмдә алар исеменә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Өлкән буынны яшьләр - чыгарылыш сыйныф укучылары колоннасы алыштырды. Менә алар - бистәнең киләчәге!

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галиева актүбәлеләрне, ерак араларны якын итеп килгән кунакларны ихластан милли бәйрәмебез белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юлладылар.

Сабантуй әламен быелгы чәчү батыры Ринат Сөләйманов һәм былтыргы көрәш батыры Линар Гыйздәтуллин күтәрде.

Бәйрәмдә бистә үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары бүләкләнде.

Мәйдан көнозын төрле уеннардан гөрләп торды. Көрәшчеләр бил алышты, җиңгәчәйләр көянтә-чиләк белән су ташыды, кашыкка йомырка салып йөгерде, берәүләр аркан тартышты, икенчеләр «мендәр сугышты», коштабактан акча эзли-эзли битләр катыкка буялып бетте… Нина Хвалеева җитәкчелегендә Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты иҗат коллективлары Сабантуйны тематик композицияләре, җыр-биюләре белән бизәде.

Сабантуйның абсолют батыры булып быел да «Азнакайнефть» идарәсендә методист булып эшләүче Линар Гыйздәтуллин калды. Биш ел дәвамында ул беркемгә дә бил бирми.

Мөгаен, һәркемне таң калдырганы һавага 60 саны җыелган шарлар очыру булгандыр. Аллы-гөлле бәйләм бер тын мәйдан өстендә эленеп торды да, бистә буйлап Актүбә данын ерак-еракларга алып китте.

Кичен исә бәйрәм Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта эстрада йолдызлары Иркә һәм Александр Цыганов катнашында дәвам итте.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: И, гөрләде Сабан туе Актүбәдә!