Азнакаево
  • Рус Тат
  • 4 сентябрь 2015 яңалыклары

    • 4 сентябрь 2015 - 10:50
      Юлга чыксаң, балаң турында кайгырт!
      Хәзер машинасыз кеше сирәк, бөтен кеше юлда, бөтен кеше каядыр ашыга... Юлдагы хәвеф-хәтәрләр саны артканнан-арта бара. Иң аянычлысы - аларда балалар зыян күрә - имгәнә, һәлак була. РФ законнарына ярашлы рәвештә, 12 яшькә кадәрге баланы автомобильдә креслосыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф түләтү каралган. Әмма бу кагыйдәне бозучылар күп....
      442
      0
      0
    • 4 сентябрь 2015 - 10:28
      Бергәләшеп җиңү яулыйк!
      "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
      417
      0
      0
    • 4 сентябрь 2015 - 07:45
      Азнакайда терроризим корбаннарын искә алдылар
      Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә шәһәребез Мәдәният йортында укучылар өчен толерантлык дәресе узды. Анда районыбыз, хокук саклау органнары, куркынычсызлык хезмәте һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчеләре катнашты. Алар төбәгебездә гасырлар дәвамында яшәп килгән милләтләр, дини конфессияләр арасындагы дуслыкны сакларга, бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп, тату яшәргә чакырдылар. Зал терракт корбаннарын бер минутлык тынлык...
      538
      0
      0
    • 4 сентябрь 2015 - 07:19
      Мал табибларында – өй туе
      Сер түгел, авыл халкы гомер-гомергә терлек асраган, шуның белән дөньясын алып барган, гаиләсен туендырган. Бу хәзер дә шулай: җирлегебездә фермаларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да малларның баш санын арттыручылар бихисап. Ләкин тормыш булгач, мал-туар асраган кешедә терлегенең сәламәтлегенә кагылышлы сораулар көн саен туып тора. Күп очракта кая барырга, кемгә мөрәҗәгать...
      453
      0
      0
    • 4 сентябрь 2015 - 07:01
      Хәмидуллина Роза Хафиз кызына 6 сентябрьдә 80 яшь тула
      Кадерле әниебез, әбиебез Хәмидуллина Роза Хафиз кызына 6 сентябрьдә 80 яшь тула. Әниебез, гомерен терлекчелектә хезмәт куеп, күпсанлы хөкүмәт бүләкләренә, ВДНХ медаленә лаек булды. Эшләгән чорда депутат булып та сайланды. Әтиебез Мөҗәһит белән 60 ел гомер кичереп, 5 бала үстерделәр, барыбызны да югары белемле иттеләр. Гомер бәйрәме белән котлап, әниебез,...
      520
      0
      0
    • 4 сентябрь 2015 - 06:58
      Мәрданшина Хаҗәр Газиз кызына 7 сентябрьдә 80 яшь тула
      Түбән Якый авылында яшәүче яраткан кешебез, кадерле апабыз Мәрданшина Хаҗәр Газиз кызының олы бәйрәме, туган көне. Аңа 7 сентябрьдә 80 яшь тула. Кадерлебез, без сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне телибез. Үстергән ул-кызларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның, кода-кодагыйларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, тыныч,...
      499
      0
      0
    • 4 сентябрь 2015 - 06:55
      Маликова Вәсилә Мөдәрис кызына 6 сентябрьдә 50 яшь тула
      Азнакай шәһәрендә яшәүче, безнең өчен кадерле булган Маликова Вәсилә Мөдәрис кызына 6 сентябрьдә 50 яшь тула. Аны шушы зур юбилее белән тәбрик итәбез. Сентябрьнең алтын көзләрендә, Муллык аенда туган син. Шуңа күрә бик тә унган үзең, Сабыр, эш сөючән дә син. Җир йөзендә безнең өчен Бик тә кадерле бит син....
      464
      0
      0
    • 4 сентябрь 2015 - 06:01
      «Президент белән бергә» яшәешебезне яхшыга үзгәртәбез
      «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте 28 августта республика көненә багышлап үткәрелгән балалар открыткалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. «Безнең республика: Без булдырабыз! Без бергә!» Татарстан Республикасы көне белән!» дигән әлеге конкурста җиңүчеләр Татарстан символикасы төшкән бүләкләр алды. Бу бәйгедә азнакайлылар да актив катнашты. Әлеге хәрәкәт быел апрель аенда республиканың барлык иҗтимагый оешмалары...
      349
      0
      0
    • 4 сентябрь 2015 - 05:31
      Азнакайлылар иген культураларының соңгы гектарларын суктыралар
      Азнакайлылар иген культураларының соңгы гектарларын суктыралар. 8,6 мең гектар мәйданнан игеннәрне җыйнап аласылары калды. Барлыгы 115,3 мең тонна иген суктырылган. Һәр гектардан уңыш уртача 23 центнер чыга.
      417
      0
      0
    • 4 сентябрь 2015 - 05:05
      Азнакай бәйрәм итте, кунаклар җыйды
      Республика, Шәһәр көннәрен һәм нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмен берләштереп, барча халык катнашында үткәрү җирлегебезнең үзе бер матур йоласы. Бу бәйрәмне сагынып көтеп алабыз. Яңгыр тамгалап алса да, быел анда халык тагын да күбрәк иде, күрше-тирә районнар, чит төбәкләрдән дә кунак-төшем шактый булды. Азнакай белән тыгыз элемтәләр урнаштырган Кырымның Бакчасарай районы башлыгы...
      345
      0
      0
    Реклама