Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда терроризим корбаннарын искә алдылар

Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә шәһәребез Мәдәният йортында укучылар өчен толерантлык дәресе узды. Анда районыбыз, хокук саклау органнары, куркынычсызлык хезмәте һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчеләре катнашты. Алар төбәгебездә гасырлар дәвамында яшәп килгән милләтләр, дини конфессияләр арасындагы дуслыкны сакларга, бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп, тату яшәргә чакырдылар. Зал терракт корбаннарын бер минутлык тынлык...

Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә шәһәребез Мәдәният йортында укучылар өчен толерантлык дәресе узды. Анда районыбыз, хокук саклау органнары, куркынычсызлык хезмәте һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчеләре катнашты. Алар төбәгебездә гасырлар дәвамында яшәп килгән милләтләр, дини конфессияләр арасындагы дуслыкны сакларга, бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп, тату яшәргә чакырдылар.

Зал терракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.

Бу дәрестә укучылар террорның аяныч нәтиҗәләрен ачып салучы видеосюжетлар карадылар, төрле милләтләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда терроризим корбаннарын искә алдылар