Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлга чыксаң, балаң турында кайгырт!

Хәзер машинасыз кеше сирәк, бөтен кеше юлда, бөтен кеше каядыр ашыга... Юлдагы хәвеф-хәтәрләр саны артканнан-арта бара. Иң аянычлысы - аларда балалар зыян күрә - имгәнә, һәлак була. РФ законнарына ярашлы рәвештә, 12 яшькә кадәрге баланы автомобильдә креслосыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф түләтү каралган. Әмма бу кагыйдәне бозучылар күп....

Хәзер машинасыз кеше сирәк, бөтен кеше юлда, бөтен кеше каядыр ашыга... Юлдагы хәвеф-хәтәрләр саны артканнан-арта бара. Иң аянычлысы - аларда балалар зыян күрә - имгәнә, һәлак була. РФ законнарына ярашлы рәвештә, 12 яшькә кадәрге баланы автомобильдә креслосыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф түләтү каралган. Әмма бу кагыйдәне бозучылар күп. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгъ­лүматларына караганда, авариядә гомере өзелгән балалар күп очракта машинага креслосыз утыртылган була.
- Шунысы куандыра, автомобильләрдә балаларны креслолардан башка йөрткән шоферлар саны кими. Ләкин махсус җайланмаларның уңай яклары хакында күп тапкырлар язып һәм сөйләп торуга карамастан, кайбер әти-әниләр моңа җиңел карый: мин тәҗрибәле шофер, юлда сак, әкрен йөрим, янәсе. Әмма зур юлдан син генә түгел, йөзләгән транспорт чарасы хәрәкәт итүен дә онытмаска кирәк. Шуның аркасында күпме сабыйларның гомере өзелә, - ди пропаганда бүлеге инспекторы Илдар Исхаков.
- 29 августта Мәлбагыш борылышында Әлмәттән кайтып килүче гаилә авариягә очрады. Бәхеткә, барысы да хәвефсезлек каешын эләктергән, салондагы кечкенә балалар да махсус креслода булган. Машинадан тимер өеме генә калса да, аларның бер генә сыдырылган җире дә юк. Сабыйлар креслода утырмаган булса? Моны күз алдына да китерүе куркыныч. Шуның өчен автокресло кулланмаган ата-ана иң җавапсыз һәм ваемсызлар исәбендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юлга чыксаң, балаң турында кайгырт!