Республика, Шәһәр көннәрен һәм нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмен берләштереп, барча халык катнашында үткәрү җирлегебезнең үзе бер матур йоласы. Бу бәйрәмне сагынып көтеп алабыз. Яңгыр тамгалап алса да, быел анда халык тагын да күбрәк иде, күрше-тирә районнар, чит төбәкләрдән дә кунак-төшем шактый булды. Азнакай белән тыгыз элемтәләр урнаштырган Кырымның Бакчасарай районы башлыгы...
Республика, Шәһәр көннәрен һәм нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмен берләштереп, барча халык катнашында үткәрү җирлегебезнең үзе бер матур йоласы. Бу бәйрәмне сагынып көтеп алабыз. Яңгыр тамгалап алса да, быел анда халык тагын да күбрәк иде, күрше-тирә районнар, чит төбәкләрдән дә кунак-төшем шактый булды. Азнакай белән тыгыз элемтәләр урнаштырган Кырымның Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров та җәмәгате белән килгән иде.
Бәйрәм район-шәһәр Мәдәният йорты каршында оештырылган районның оешма-предприятиеләре, торак милекчеләре ширкәтләре, уку йортлары һәм балалар бакчалары осталары, җирле җитештерүчеләребез оештырган бай күргәзмәдән башланып китте. Менә кайда ул фантазия, көзге муллык, матурлыкны иҗади тасвирлый белү осталыгы! Татар, рус, чуваш халыкларының милли ризыклары телеңне йотарлык. Кайсысына карарга, кайсысын авыз итәргә белмәссең. Бу гүзәллекне, бәрәкәтне күрми калмагыз дигәндәй, дәртле көйләр азнакайлыларны бирегә дәште.
Кичке оңгайда шәһәрнең үзәк стадионында бәйрәм тантанасы башланды. Үзешчәннәребез, балалар катнашында театральләштерелгән тамаша уракны уңышлы тәмамлап, табыннарыбызны мул иткән игенчеләребезгә, җирлегебез ятмаларыннан кара алтын чыгарып, республика, район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән нефтьчеләргә мәдхия булып яңгырады.
Районыбыз соңгы елларда иген уңышы буенча югары үрләр яулый. Быел Азнакай районы республикада бөртекле культураларның иң югары тулай җыемына ия. Терлекчелек өлкәсе дә үсештә.
Тантанада уракны беренчеләрдән булып төгәлләгән хуҗалыклар хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
- Игенчеләр, терлекчеләр, нефтьчеләребез, районның башка тармаклары хезмәтчәннәре ирешкән уңышларга ихластан сөенәбез һәм республика, районның икътисади-социаль үсешендә куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны бәйрәм белән котлап ясаган чыгышында.
Мәскәүдән кайткан якташыбыз Россия Герое Ильяс Дауди, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе райондашларны бәйрәмнәр белән котлап, безнең уңышларга, бүгенге тормышыбызга, җирлегебезнең көннән-көн чәчәк атуына соклануларын белдерделәр.
Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Урак алдынгылары, нефтьчеләр, төзүчеләр, медицина, мәгариф, халыкка хезмәт күрсәтү, кыскасы, районыбызның бер генә өлкә фидакарьләре дә онытылмаган - һәммәсенә Рәхмәт хатлары, мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары тапшырылды.
Үзебезнең район үзешчәннәренең Азнакай турында дәртле җырлары җанга сары май булып ятса, Татарстанның сәхнә йолдызлары кич буена барган концерт-тамашалары белән куандырды. Азнакайга бәрәкәт, иминлек теләп төнге күктә бәйрәм салюты балкыды. Хуш, алга таба да шулай бәйрәмнәребез булып торсын, җөмһүриятебез, районыбыз уңышларына куанып, бәрәкәттә яшәргә язсын!
Лиза Нурлыева
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев