«Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте 28 августта республика көненә багышлап үткәрелгән балалар открыткалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
«Безнең республика: Без булдырабыз! Без бергә!» Татарстан Республикасы көне белән!» дигән әлеге конкурста җиңүчеләр Татарстан символикасы төшкән бүләкләр алды. Бу бәйгедә азнакайлылар да актив катнашты.
Әлеге хәрәкәт быел апрель аенда республиканың барлык иҗтимагый оешмалары...
«Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте 28 августта республика көненә багышлап үткәрелгән балалар открыткалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
«Безнең республика: Без булдырабыз! Без бергә!» Татарстан Республикасы көне белән!» дигән әлеге конкурста җиңүчеләр Татарстан символикасы төшкән бүләкләр алды. Бу бәйгедә азнакайлылар да актив катнашты.
Әлеге хәрәкәт быел апрель аенда республиканың барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләрен җыйган «Без булдырабыз! Без бергә!» форумында оешкан иде. Аның максаты - татарстанлыларны берләштерү, Президент программалары һәм инициативаларын яклау буенча конкрет гамәлләрне тормышка ашыру.
Бүгенге көндә аның филиаллары Татарстанның һәрбер районында эшли. Һәр көнне активистлар 150дән артык төрле чара үткәрәләр.
Игътибар итсәгез, районыбызда үткәрелгән чараларда да «Президент белән бергә» дигән футболкалар кигән яшьләрне еш очратабыз. Алар һәрчак үзәктә: төрле акцияләр, уеннар, өмәләр оештыралар.
- Безнең активистлар җәй айларында гына да дистәләгән чара үткәрделәр. Ишек алды бәйрәмнәре, Сабантуйлар, спорт ярышлары - һәрберсендә үз өлешебезне кертергә тырышабыз, - ди хәрәкәтнең Азнакай филиалы координаторы Светлана Шәрипова.
Халык өчен файдалы чараларның яңалары да бар. Шуларның берсе - китаплар алышу акциясе азнакайлылар күңеленә бик хуш килгән.
- Мин әдәби әсәрләр укырга яратам. Өйдә китапларым бик күп. Бер укылгач, алар киштәдә тузан җыеп ята.
Халык өчен бик яхшы ысул уйлап тапканнар. Мин әллә ничә китабымны укылмаганнарына алыштырдым инде, - ди Дилә Сафина.
Балалар ял лагерьларында уздырылган «Хәтер юллары буйлап», «Коррупция һәм экстремизмга каршы», «Без төрле, әмма без бергә» уен-квестлар төрле милләт балалары арасында дуслыкны ныгытуга, бабаларыбыз үткән данлы юлларны хәтергә теркәргә, тынычлыкның кадерен аңларга өйрәткән.
Яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тарту буенча да зур эш алып барыла. Турслетлар, спорт уеннары - моның ачык мисалы.
- Ял паркында күңелле бәйрәм була дигәч, мин бик теләп килдем. ГТО нормаларын тапшырып карап, көчемне сынадым. Миңа значок бүләк иттеләр, - ди әнә Марат Хуҗин.
«Президент белән бергә» хәрәкәте активисты Илнур Нәгыймов белдерүенчә, коррупциягә каршы үткәрелгән акцияләрдә яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп катнаша.
- «Большая стирка» акциясе аеруча кызыклы үтте. Без халыкка әлеге темага караган сораулар бирдек һәм анаграмма чишәргә тәкъдим иттек. Барлык сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә «Илне коррупциядән чистартыйк!» дигән язулы кер юу порошоклары тараттык, - ди ул.
Һәр чара әнә шулай тормышыбызны, күңелләребезне яхшыртуга юнәлдерелгән.
Резеда ШӘРИПОВА
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев