Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мал табибларында – өй туе

Сер түгел, авыл халкы гомер-гомергә терлек асраган, шуның белән дөньясын алып барган, гаиләсен туендырган. Бу хәзер дә шулай: җирлегебездә фермаларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да малларның баш санын арттыручылар бихисап. Ләкин тормыш булгач, мал-туар асраган кешедә терлегенең сәламәтлегенә кагылышлы сораулар көн саен туып тора. Күп очракта кая барырга, кемгә мөрәҗәгать...

Сер түгел, авыл халкы гомер-гомергә терлек асраган, шуның белән дөньясын алып барган, гаиләсен туендырган. Бу хәзер дә шулай: җирлегебездә фермаларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да малларның баш санын арттыручылар бихисап.
Ләкин тормыш булгач, мал-туар асраган кешедә терлегенең сәламәтлегенә кагылышлы сораулар көн саен туып тора. Күп очракта кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә белми тилмерәбез. Гел генә район үзәгенә дә барып булмый...
Районда республика программаларының күпчелеге тормышка ашырыла, шуларның берсе - модульле ветеринария пунктлары төзү. Узган ел Кәкре Елга авылында шундый беренче пункт төзелгән булса, якшәмбе көнне аның чираттагысы Тымытык авылында ачылды.
Әлеге вакыйга терлекләр сәламәтлеген кайгыртып хезмәт куючы, куркыныч авыруларга юл куймас өчен профилактика эшләре алып барган ветеринария хезмәткәрләре генә түгел, халык өчен дә зур әһәмияткә ия. Авылның байлыгы, саулыгы да малларда шул.
Бу көнне авыл халкының шатлыгын уртаклашырга кунаклар да килгән иде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов тымытыклыларны котлап, әлеге өй туеның бик тә мөһим булуын ассызыклады.
- Бүгенге көндә республиканың барлык районнарында да менә шундый пунктлар ачылып тора һәм бу авыл халкы тарафыннан да яклау тапты. Чөнки авыл тормышы терлекчелеккә бәйләнгән. Ә инде аларны үрчетү, үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр булу - эшне тагын да җиңеләйтә. Яңа бинаның сәламәт терлек үстерүдә файдасын күрергә булсын, - диде министр.
Ветеринария участогы 14 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге торак пунктларда дистәгә якын КФХ, гаилә фермалары бар, мөгезле эре терлек саны исә 7 меңнән артып китә. Соңгы елларда сыерларның баш саны арта гына бара.
Объектны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл халкы өчен мондый пунктлар барлыкка килүнең әһәмиятен, алар ярдәмендә хәзер ветеринария хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен тизрәк һәм сыйфатлырак хәл итәргә мөмкин булуын билгеләп үтте. Республика программасы буенча мондый пунктны икенче елга Чалпыда да төзү күздә тотыла.
Участокта табибларга бөтен уңайлыклар тудырылган. Кирәкле инструментлар, препаратлар, сыерларны ясалма орлыкландыру мөмкинлеге бар. Терлекләр авырып китсә, шулай ук әллә кайларга барасы түгел - биредә аптека да эшләчәк.
Участок мөдире - Вадим Удовенко - Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап кайткан яшь белгеч.
- Туган ягымда авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертү - үзе бер куаныч. Пунктта барлык уңайлыклар бар. Мондый эш урынында халыкка хезмәт күрсәтүе үзе бер рәхәт, - ди мал табибы.
Ветеринарлар бәйрәм итте
"Табиб кешене дәваласа, ветеринар бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора", - дигән бөек галим И. П. Павлов. Ветеринария хезмәте тамырлары белән ерак тарихка барып тоташа. Шуңа да карамастан, аларның үз бәйрәмнәре юк иде әле. Һәм менә соңгы елларда 31 августта бу игелекле хезмәт ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә башладылар.
Бу көнне Азнакай шәһәре "Юбилейный" стадионында узган республикакүләм ветеринарлар семинары - зур тантана мал табибларының күңелендә онытылмас тәэсирләр калдыргандыр.
- Безнең өчен мондый олы чара, бәйрәмнең күптән булганы юк иде инде, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Валентина Саттарова. - Рәхәтләнеп ял иттек, хезмәттәшләребез, бергә укыган сабакташларны очраттык.
Бәйрәм иртәдән үк башланды һәм көне буе дәвам итте. "Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте казанышлары" күргәзмәсендә эре җитештерү фирмаларының товарлары урын алган иде. Биредә терлекләр, кече дусларыбызның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау; маллар гына түгел кешеләр өчен дә зур хәвеф тудырган авыруларга каршы көрәш өлкәсендә заманча казанышлар белән танышырга мөмкин булды. Район һәм шәһәр Мәдәният йортында түгәрәк өстәл артында ветеринария хезмәткәрләре "РФдә ветеринария турында" законы буенча фикер уртаклаштылар һәм киләчәккә уй-ниятләре белән уртаклаштылар.
Бу көнне җыр-биюләр, якты теләкләр дә мәрхәмәтле һөнәр ияләре - ветеринарларга багышланды. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, үзебезнең район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Алдынгыларга ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар иде. Мәсәлән, Азнакай ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Почет билгесенә лаек булды. Кәкре Елга авылының участок ветеринария табибы Лариса Павлова "Иң яхшы участок ветеринария табибы" номинациясендә җиңү яулады. Иң зур бүләкләрнең берсе - машина. Аңа әлбәттә, безнең азнакайлылар да ия булды.
Көрәш, аркан тартышу, гер күтәрү кебек ярышларда, йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарда мал табиблары гына түгел, азнакайлылар, килгән кунакларга да катнашырга мөмкин булды. Ветеринарларның һөнәри бәйрәме әнә шулай бөтен халык бәйрәменә әверелде.
Таңсылу Саниева,
Нәсимә Фазлыева
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мал табибларында – өй туе