Көяз кавалерлар, нәзәкатле туташлар, унтугызынчы гасырның купшы биюләре, дулкынланып алсуланган йөзләр, ирен читләренә эленгән елмаюлар... Бу - лицейчылар балы.
Шәһәребезнең физика-математика юнәлешендәге 4 нче лицеенда икенче елын уздырылучы әлеге чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул укучыларны алга таба да сынатмаска, лицей исемен югары күтәреп, тырышып укырга, кирәкле һөнәрләр...