Басулар тракторлар гөрелтесенә күмелер
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен ял да, бәйрәм дә юк. Алар ел әйләнәсе эштә, урып-җыю кампаниясе тәмамлану белән үк язгы чәчүгә әзерләнә башлыйлар. Ә быел яз бик иртә килә. Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара. Тиздән, бик тиздән басулар тракторлар гөрелтесенә күмелер. Районыбызда матур традиция бар. Ел саен язгы кыр...
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен ял да, бәйрәм дә юк. Алар ел әйләнәсе эштә, урып-җыю кампаниясе тәмамлану белән үк язгы чәчүгә әзерләнә башлыйлар. Ә быел яз бик иртә килә. Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара. Тиздән, бик тиздән басулар тракторлар гөрелтесенә күмелер.
Районыбызда матур традиция бар. Ел саен язгы кыр эшләре башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы белгечләре, ветераннар катнашындагы махсус комиссия барлык агропредприятиеләрдә булып, техниканың язгы кыр эшләренә хәзерлеген карап, тикшереп чыга. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов җитәкчелегендәге шундый комиссия быел да ике көн дәвамында районыбыздагы барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Чәчү агрегатлары, техниканың торышыннан бигрәк, комиссия әгъзалары һәрбер механизатор белән очрашып, аларның киңәш-гозерләрен тыңлап, алга таба эшкә юнәлеш бирде. Очрашу вакытында агропредприятие җитәкчеләре, фермер, механизаторлар комиссия әгъзаларына техника, агрегатларның җитмәве, кредит, субсидия алу һәм башка мәсьәләләрдә үзләрен борчыган сорауларын җиткерергә ашыкты, ярдәм сорады. Комиссия рәисе муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәммәсен игътибар белән тыңлап, мөмкинлекләрне табарга ышандырды. Әйе, быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә вәзгыять шактый катлаулы. Моңа, иң беренче чиратта, финанс кыенлыклары сәбәпче. Шуңа да бүгенге көндә булган һәр техниканы, чәчү җиһазларын күз карасыдай саклап тоту зарур. Әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәммәсенең язгы кыр эшләренә ныклы хәзерлеге,кадрларның җитәрлек дәрәҗәдә булуы, механизаторларның күңел күтәренкелеге алда торган җаваплы чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгуда зур ышаныч тудыра.
Быел комиссия әгъзалары техникаларның язгы чәчүгә хәзерлеген узган елгы белән чагыштырганда шактый яхшы булуын билгеләп үттеләр. "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең бүлекчәләре язгы кыр эшләренә аеруча яхшы хәзерләнгән. Шулай ук "Марс", "Тукай", "Чатыр тау", "Союз-Агро" һәм башка районыбызның алдынгы хуҗалыклары да чәчү техникасы һәм җайланмаларын әзерлек сызыгына тезеп куйганнар. Узган елларны тәнкыйтьләнгән "Агро-ТНГС И" , "Туйкә", "Чалпы" кебек хуҗалыкларда да быел шактый уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Чәчүгә санаулы гына көннәр калып килә. Һәр хуҗалыкта эш кайный. Мондый тикшерүләр әле алга таба да дәвам итәчәк. Тикшерү, тәнкыйтьләү генә түгел, үзара киңәш-табыш итү, проблемаларны уртага салып чишү дип кабул итәргә кирәк. Бергәләп, бердәм булып эшләгәндә генә зур уңышларга ирешергә мөмкин ул.
- Яз ашыктыра. Чәчү агрегатлары, техника әзер! Гомумән алганда, язгы чәчү эшләренә 90 процент хәзерлектәбез. Механизаторларыбыз җитәрлек. Чәчүлек орлыгыбыз бар. Хөкүмәтебез ярдәме буларак, субсидияләр кайта башлады. Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагын яхшы аңлап, һәрвакыт ныклы ярдәм кулын суза. Боларның барысы да бездә ныклы ышаныч тудыра. Атна-ун көннән уҗым культураларын тукландыру эшенә керешәчәкбез, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев