Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 ноябрь 2014 яңалыклары

    • 13 ноябрь 2014 - 12:38
      Азнакайда өлкән сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе узды
      Бүген Мәдәният йортында өлкән сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе узды. Ул Россия һәм Татарстен гимнары белән башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология буенча комиссия рәисе Таһир Һадиев укучыларга власть төзелеше, законнарның кайда тууы һәм ничек тормышка ашырылуы хакында аңлаттылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
      506
      0
      0
    • 13 ноябрь 2014 - 08:34
      Азнакай халкын борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр
      Шәһәребездә сентябрь башыннан 13 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли башлады. Бу чәршәмбедә хакимияттә алар беренче нәтиҗәләр һәм проблемалар хакында сөйләшү өчен җыелды. Анда шулай ук ТИҮләр урнашкан мәктәпләрнең директорлары, торак милекчеләре ширкәтләре, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре, участок полиция хезмәткәрләре дә катнашты. - Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре халык белән эшләүгә актив...
      371
      0
      0
    • 13 ноябрь 2014 - 08:01
      Азнакайда “торак – 2014” операциясе бара
      Ноябрь аенда Азнакай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары 87 нче янгын часте һәм юл-пост хезмәткәрләре белән берлектә Хәсәнов урамы 27, 29 нчы һәм Болгар урамы 28, 30, 31нче йорт ишек алларында транспорт узу мөмкинлеген тикшерү буенча рейдлар уздырды. Янгын була калса, биредә тиз генә узармын димә. Үзе тыгын, үзе...
      300
      0
      0
    • 13 ноябрь 2014 - 06:55
      Азнакай спортчысы Мәннәф Хөҗҗәтов Россия җыелма командасы составына керде
      Күптән түгел Ялтада узган җәйге полиатлон буенча дөнья чемпионатында Татарстан командасы составында райондашыбыз Мәннәф Хөҗҗәтов та катнашты. Команда зачетында татарстанлылылар икенче урынны яуласа, шәхси зачетта легендарь якташыбыз көмеш медаль отты һәм Россия җыелма командасы составына кертелде. Әлеге ярышта алты чит илдән һәм Россиянең егермеләп төбәгеннән спортчылар көч сынашты.
      292
      0
      0
    • 13 ноябрь 2014 - 06:32
      Тыңгысыз Марсель ага
      Тымытык авылында 5 балалы Кашаповлар гаиләсендә дүртенчесе булып дөньяга килә Марсель Кашаф улы. Авыр сугыш еллары була ул. Ачлык-ялангачлык. -Торырга юньле йортыбыз да юк иде, - дип искә ала ул чорларны. - Колхозның сигез почмаклы йортында яшәдек. Көзен колхоз өй түбәсен салам белән ябып бирә иде. Ягарга тирес беткәч, шул...
      333
      0
      0
    • 13 ноябрь 2014 - 04:59
      Азнакай районында “Беренче сыйныф укучысының Мәдәни көндәлеге” республика проектына старт бирелде
      Районыбыз китапханәләрендә һәм мәктәпләрендә "Беренче сыйныф укучысының Мәдәни көндәлеге" республика проектына старт бирелде. Ул 12 ноябрьдә бердәм Мәдәни дәрес белән башланып китте. Район үзәк һәм балалар китапханәләрендә шәһәребезнең 4, 7, 9 нчы мәктәп укучылары кунак булды. Алар иң беренче мәдәни учак - китапханә белән таныштылар, Мәдәни көндәлек, аны ничек тутытырга...
      600
      0
      0
    • 13 ноябрь 2014 - 04:55
      Чүплеккә барып җитә алмаган чүпләр
      Һай, бу чүп дигәнең, кай арада шулкадәр җыела торгандыр! Ул кадәр ашамыйбыз да кебек. Ә көн дигәндә чиләк тулып өлгерә. Чиләк кенәме! Әнә, урамдагы чүп савытларына кадәр ташып ашкан. Машиналар чыгарып кына өлгерсен! Өлгерергә тырышлар тагын үзләре. Кайбер "кыска кулларның" аяк астына ташлаган чүпләренә кадәр җыеп, чистартып алып китәләр. Ике-өч...
      404
      0
      0
    • 13 ноябрь 2014 - 04:33
      Азнакайда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте
      Район-шәһәр Мәдәният йортында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде. Чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, тәртип сагында торучыларга җиңел булмаган хезмәтне армый-талмый башкарулары өчен рәхмәт белдерде. - Ил тарихы...
      322
      0
      0
    Реклама