26 июнь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда төсле утлар белән балкып торган музыкаль фонтан ачылды
25 июньдә районыбызда чыгарылыш кичәләре узды. Ул тагын бер күңелле вакыйга - шәһәребез уртасында музыкаль төсле фонтан ачылу белән бәйләнде. Быел мәктәп бусагасын 462 укучы атлап чыга. Шуның утызы мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлады. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүгеннән мөстәкыйль тормыш юлына аяк басучы укучыларны барлык депутатлар, азнакайлылар...
-
Азнакайда «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе старт алды
Татарстанда ТР Президенты Р.Миңнеханов башлангычы белән «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе старт алды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Республика матбугат һәм масакүләм коммуникация чаралары агентлыгы белән берлектә үткәрә. Акция барышында предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, банкирлар, сәүдә фирмалары һәм челтәрләре директорлары, эшмәкәрләр үсеп...
-
Азнакай районы печән хәзерләү буенча республикада икенче урында
Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңышлары куанычлы. Бүгенге көндә Азнакай районы печән хәзерләү буенча республикада икенче урында бара, сенаж салуда һәм сөт җитештерүдә - беренче унлыкта.
-
26 июнь - Наркоманиягә каршы көрәш көне
Мәгълүм булганча, һәр елның июнь ахырында Наркоманиягә каршы көрәш көне үткәрелә. Район балалар поликлиникасы фельдшер-наркологы Ильмира Хәмидуллинага мөрәҗәгать итеп, аның бу нәүбәттән газета укучыларыбызга җиткерергә теләгән фикерләре белән кызыксындык. Rызганычка каршы, илебездә наркотикларның бөтен төрен дә куллануны тыючы канун юк. Хәтта тыелганнарын да сату һәм куллану очраклары бихисап. Тормыш чынбарлыгы...