Азнакаево
  • Рус Тат
  • 26 март 2013 яңалыклары

    • 26 март 2013 - 10:55
      Кыскача
      Инде хәбәр иткәнебезчә, төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында мәгълүматлар тупланган Азнакай энциклопедиясе әзерләнә. Аның редколлегиясе үз эшчәнлеген инде тулы көченә алып бара. Мәгълүматларны туплау эше тәмамланып килә. Әлеге документаль җыентыкка бирердәй әһәмиятле материалларыгыз булса, ай ахырына кадәр тапшыру кирәклеген онытмагыз. *** Аеруча сакланган табигый тыюлыкларга игътибарны арттыру максатыннан 25 марттан "Парклар...
      305
      0
      0
    • 26 март 2013 - 06:34
      Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә хәзерлеген тикшерде
      Хәбәр итүебезчә, 21-22 март көннәрендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә хәзерлеген карады, терлекчелек фермаларында малларны асрау шартлары белән танышты, механизатор, терлекчеләр белән очрашты. Без, тикшерү нәтиҗәләреннән туган фикерләре белән уртаклашуын үтенеп, Марсель Зөфәр улына мөрәҗәгать иттек. -Ике көн дәвамында, иртә таңнан...
      348
      0
      0
    • 26 март 2013 - 06:33
      Язгы ташуларга каршы әзерлек бара
      Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсен муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәдәният хезмәткәрләрен котлап башлады. РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров районда оператив хәл торышы, мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина хезмәт базары халәте белән таныштырды. Үзебездә эшсезлек очраклары була торып, аларны читтән алу фактлары...
      352
      0
      0
    • 26 март 2013 - 06:32
      Казанда татар авыллары эшмәкәрләренең II Бөтенроссия җыены узды
      Россиянең утыздан артык төбәгеннән килгән иң тәҗрибәле эшмәкәрләре арасында якташларыбыз - Мәлбагыштан крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Руслан Хөсәенов һәм Тымытыктан ЛПХ хуҗасы Рамил Солтановның да булуы районыбыз өчен зур горурлык. Татар авылларының икътисадын, рухи ныклыгын үстерүдә бу эшмәкәрләребез үзләренең зур өлешләрен кертәләр.
      381
      0
      0
    • 26 март 2013 - 06:31
      “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” акциясе бара
      18-29 март көннәрендә Татарстанда, шул исәптән Азнакай муниципаль районында да "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия наркоманиягә каршы акция үткәрелә. Халык игътибарын бу мөһим проблемага тагын да ныграк юнәлтү, афәткә юлыккан кешеләргә ярдәм итү, наркотиклар сатучылар белән бердәм көрәшү максатларында әлеге акция инде алтынчы елын оештырыла. Акция барышында...
      413
      0
      0
    Реклама